Бу уңайдан без "ALQANAT" төркеменә нигез салучы Артур Исламов белән аралаштык.
- Артур, ни өчен төркем таркала? Минемчә, бүгенге көндә сезгә көндәш булырдай татарча рок җырлаучы төркемнәр юк...
- "ALQANAT" инде 10 ел дәвамында иҗат итте, ә бу вакыт төркем өчен аз түгел. "ALQANAT" тарафыннан иҗат ителгән 20ләп җырыбыз бар, моннан тыш, каверлар да күп башкарылды. Җырларны гитарист Илназ Гәрәев белән бергә иҗат иттек. Һәркайсыбыз аерым үз иҗаты белән шөгыльләнәчәк. Киләчәккә планнарыбыз турында юбилей концертында сөйләрбез. Ул Яңа елдан соң булыр дип көтелә.
- Татарстан халык артисты Салават Фәтхетдинов белән бергә башкарган "Язмыш" исемле җыр махсус Салават Фәтхетдинов өчен язылган икән?
- Әйе, чыннан да, ул җырны Салават абыйның тавышына, стиленә туры китереп иҗат иттек. Аның өчен рок юнәлешендәге җырны башкару яңалык булды. Әйтергә кирәк, Салават абый "ALQANAT" төркемен җитди кабул итте. Ә инде "Язмыш" җыры уңышлы килеп чыкты, халык та аны яратты.
Реклама
Нет комментариев