3 декабрь 2015 яңалыклары
-
"Теләче" редакциясенең берьюлы ике журналисты зур конкурста зур җиңү яулады (фоторепортаж)
2 нче декабрь көнне Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы игълан иткән ике конкурс җиңүчеләрен котлау чарасы узды. Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр темасын яктырту буенча журналистларыбыз Алсу Җиһаншина «Иң яхшы радиосюжет» номинациясендә, Рәфилә Шәмсетдинова «Иң яхшы мәкалә» номинациясендә республика конкурсында җиңүгә иреште. Шатлыгыбызны укучыларыбыз белән...
-
Лаеш районында җинаять: үтергәнче кыйнаган
Лаеш районы нармонка бистәсендәге фаҗигале хәл 1 декабрьдә булган: 49 яшьлек ир-ат үзе белән бергә яшәүче 35 яшьлек хатын-кызны кыйнап үтергән. Тәнендә күп санлы җәрәхәт һәм кыйналган эзләр булган хатын-кызның үле гәүдәсен 1 декабрь иртәсендә табып алалар. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Биектау районара бүлеге тарафыннан...
-
Узган атнада да Татарстанда эшсезләр саны арта төшкән
2 декабрьгә Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15738 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезләр саны узган атнага караганда 46 кешегә күбрәк. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,01 %ка арткан. Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны эшсезләргә караганда ике тапкыр диярлек күбрәк. Татарстанда 28527 вакансия бар. Узган...
-
"ALQANAT" төркеме ни өчен таркала?
Рок юнәлешендә иҗат итүче "ALQANAT" төркеме оешуга быел 10 ел тулды. Шушы еллар эчендә төркем саллы репертуар туплады, үз тамашачысын булдырды. Инде хәзер "ALQANAT" юбилей концертына әзерләнә. Һәм бу концерт соңгысы булачак, ди алар, чөнки төркем иҗат итүдән туктарга җыена. Бу уңайдан без "ALQANAT" төркеменә нигез салучы Артур Исламов белән...
-
Финанс ягыннан грамоталылыкны ачыклый торган социаль сораштыру бара - сез дә анкета сорауларына җавап бирегез
Татарстан Республикасында 2 декабрьдә бик тә кызыклы социаль сораштыру кампаниясе старт алды. Сораштыруның максаты - татарстанлыларның финанс ягыннан грамоталылык дәрәҗәсен ачыклау. Сораштыру онлайн режимда, "Официаль Татарстан" сайтында үткәрелә, һәр теләгән кешегә кереп анкета сорауларына җавап бирү өчен сылтаманы бирәбез: http://tatarstan.ru/rus/fingramota/Interview Әлеге сораштыру финанс базарының кайсы өлкәләре буенча республика халкында белемнәр...
-
Район мәдәният йортында узачак хәйрия чарасына чакырабыз
Бүген, 3 декабрь көнне инвалидлар декадасы уңаеннан район мәдәният йортында традицион «Шәфкатьлелек акция»се үткәреләчәк. Чара барышында социаль тармакта эшләүче җитәкчеләр белән очрашу, аларны борчыган сорауларны җиткерү, ял концерты күрсәтү (теләгән инвалидлар үзләре дә чыгыш ясаячак), спорт ярышлары үткәрү, инвалидларның кул эшләреннән күргәзмә-сәүдә оештыру һәм хәйрия марафоны үткәрү каралган. Хәйрия чарасы...