Бүген көннең беренче яртысында һава торышының бераз бозылуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 17 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, республикада иртән һәм көндезге сәгатьләрдә кыска вакытлы яңгырлар ява, яшен булу ихтималы бар. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Әмма яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Республикада һава температурасы...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 17 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Синоптиклар фаразлавынча, республикада иртән һәм көндезге сәгатьләрдә кыска вакытлы яңгырлар ява, яшен булу ихтималы бар. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Әмма яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.
Республикада һава температурасы көндез 25-30 градуска күтәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев