Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Энергетиклар көне белән тәбриклибез!

Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәтчәннәре! Сезне чын күңелән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз һәм чиксез рәхмәт хисләребезне белдерәбез. Без электр күәтен тәүлек дәвамында өзлексез куллану дәверендә яшибез һәм район электр челтәре хезмәтчәннәре тырышлыгын көндәлек тормышыбызда даими сизеп, тоеп торабыз. Районның катлаулы электр хуҗалыгы элек-электән тотрыклы эшли һәм сезнең хезмәтегез тормыш-көнкүрештә бик әһәмиятле...

Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәтчәннәре!

Сезне чын күңелән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз һәм чиксез рәхмәт хисләребезне белдерәбез.

Без электр күәтен тәүлек дәвамында өзлексез куллану дәверендә яшибез һәм район электр челтәре хезмәтчәннәре тырышлыгын көндәлек тормышыбызда даими сизеп, тоеп торабыз. Районның катлаулы электр хуҗалыгы элек-электән тотрыклы эшли һәм сезнең хезмәтегез тормыш-көнкүрештә бик әһәмиятле уңай үзгәрешләргә ныклы нигез булып тора. Электр энергиясенең сыйфаты, тотрыклылыгы сезнең хезмәт дәрәҗәсен чагылдыручы көзге ул. Быел да барлык халык хуҗалыгы тармакларын үстерүгә, икътисадның нәтиҗәлелеген тәэмин итүгә район энергетика системасының ышанычлы эшләве нәтиҗәсендә ирешелде.

Бүген без район энергетикларын һөнәри бәйрәмнәре һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләп, аларга саулык-сәламәтлек, авыр һәм җаваплы вазифаларын хәвеф-хәтәрсез башкаруларын, шәхси һәм гаилә бәхете, куйган хезмәтләренең бәрәкәтен, игелеген күреп яшәүләрен теләп калабыз.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев