22 декабрь 2015 яңалыклары
-
Казан аэропортында Үзбәкстан эремчеген яктылар
Өйдә җитештерелгән Үзбәкстан эремчеге Казанга канунсыз алып киленгән. Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, пассажирларның кулындагы төенчектә булган сөт ризыгын таможня хезмәткәрләре күреп ала. Әлеге ризыклар тартып алына һәм аэропортның утильләштерү мичендә яндырыла. Чөнки тилчә авыруы сәбәпле, әлеге идарә тарафыннан кертелгән вакытлы чикләүләргә нигезләнеп, өйдә...
-
Юрий Уткульбаев "Рубин"нан китте
"Рубин" футбол клубының яшьләр командасы өлкән тренеры Юрий Уткульбаев Казаннан китте. Ул Казахстанның "Актобе" командасын җитәклиячәк. Ул җитәкләгән тренерлар штабына шлай ук үзе белән Казанда эшләгән Олег Нечаев һәм Константин Деменко да керә."Рубин"ның яшьләр командасына тренер якын арада билгеләнергә тиеш. - Без Юрий Әнвәрович бик шат һәм аңа уңышлар гына...
-
Энергетиклар көне белән тәбриклибез!
Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәтчәннәре! Сезне чын күңелән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз һәм чиксез рәхмәт хисләребезне белдерәбез. Без электр күәтен тәүлек дәвамында өзлексез куллану дәверендә яшибез һәм район электр челтәре хезмәтчәннәре тырышлыгын көндәлек тормышыбызда даими сизеп, тоеп торабыз. Районның катлаулы электр хуҗалыгы элек-электән тотрыклы эшли һәм сезнең хезмәтегез тормыш-көнкүрештә бик әһәмиятле...
-
Коткаручылар атна дәвамында бозга кермәскә киңәш итә
Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда бу атна дәвамында декабрь ае өчен хас булмаган җылы көннәр саклана. Һава температурасы 5 градуска кадәр җылыта. Шул уңайдан ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, бозга керүдән тыелып торырга киңәш итә. Идарә тармагының сулыкларда кеше куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче бүлек җитәкчесе Юрий Венедиктов әйтүенчә,...
-
Югары Кибәхуҗа авылында сәхнәләштерелгән Йомырка Җыю Йоласыннан фоторепортаж
"Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" фестивале кысаларында районыбыз авыллары мәдәният йортларында куелучы концертлар турында без инде күп яздык. Әмма әле без сезне ул концертлар белән таныштырып бетермәдек, менә хәзер сезнең игътибарга тагын бер чара - Югары Кибәхуҗа авылында булып узган Йомырка җыю йоласыннан фотолар тәкъдим итәбез. Әлеге чарада, исеменнән аңлашылганча, 1...
-
18 декабрь көнне Теләче көрәшчеләре Сабада Наил Хәмидуллин истәлегенә уздырылган ярышта призлы урыннар алып кайттылар
18 декабрь көнне Байлар Сабасында 1998 - 1999, 2000нче елда туган һәм аннан дә яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Наил Хөснулла улы Хәмидуллин истәлегенә ачык турнир булып үтте. Барлыгы 10 команда, 200 дән артык яшь көрәшче катнашты. Теләче командасы да бу турнирда катнашты. Ярышлар нәтиҗәсе: Камалиев Илһам (Олы Мәтәскә) 45...
-
РКБ-2 һәм тагын ике медицина учреждениесы КФУ карамагына күчәчәк
Киләсе елның 1 нче гыйнварыннан Казанның Чехов урамында урнашкан Республика клиник хастаханәсе-2, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе-2 һәм 2 нче шәһәр сырхауханәсе КФУ объектлары булып исәпләнәчәк. Шул рәвешле, Фундаменталь медицина һәм биология институты каршындагы университет клиникасы яки КФУ медицина санчасте барлыкка киләчәк. Казан федераль университетында әлеге тема бүген Татарстан Президенты Рөстәм...
-
Шәхси милеккә салым: халыкны нинди үзгәрешләр көтә?
2015 елдан башлап, Россиядә шәхси затлар милкенә салым аның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә башлады. Шул рәвешле, 2016 елда әлеге төр салымны түләү документларында моңа кадәр күнегелгән саннар урынына гомумән башка мәгълүматка тап булсагыз, аптырамагыз... Моңа кадәр шәхси затлар милкенә салым инвентарьлаштыру бәясенннән чыгып саналса, 2015 елда Россиянең Салым кодексына үзгәрешләр...
-
Бертуган Запашныйлар Казанда тамаша күрсәтә
Россиянең танылган артистлары бертуган Запашныйлар Казанга килергә җыена. Зур Мәскәү циркы һәм бертуган Запашныйлар продюсерлар үзәге "Конструктор" дип исемләнгән шоу-программа тәкъдим итәчәк. Яңа ел каникулы чорында, төгәлрәге 2016 елның 2-6 гыйнвар көннәрендә, "Татнефть-Арена"да узачак тамаша ерткыч хайваннар чыгышы белән үрелеп барачак. Иллюзионист, акробат, клоун, һава гимнастлары, канатта йөрүчеләр һ.б. Казан...
-
Һава торышы бүген дә көйсез булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең берничә көн элек җиткергән фаразлары чынга ашты - һава торышы сизелерлек үзгәрде. Кичә кич башланган яңгыр һәм пыскак яңгыр аркасында юлларда бозлавык барлыкка килде. Бүген, 22 декабрьдә, иртән һәм көн дәвамынңа юлларда көчле бозлавык саклана. Көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 15-17 метр тәшкил иткән көчле...
-
"Татмедиа" җәмгыятенә яңа җитәкче билгеләнде
Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе Андрей Кузьмин "Татмедиа" җәмгыятенә генераль директоры итеп билгеләнде. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан журналистлар белән традицион очрашуда белдерде. Белешмә өчен: Андрей Кузьмин 1969 елның 28 июнендә Казанда туган. Санкт-Петербургның "Төньяк-Көнбатыш дәүләт хезмәте академиясе" югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесен...