Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Эшкә алмыйсың икән – сәбәбен аңлат

Былтыр кадрларга бәйле яңа федераль закон гамәлгә керде. Аның кагыйдәләре буенча, эш белән тәэмин итүчеләр теге яки бу кандидатны эшкә нигә алмаулары турында аңлатма язарга тиеш. Белгечләр әлеге вакыйганы 2015 елның кадрлар өлкәсендәге төп яңалыгы, дип атый. Superjob.ru порталының бу темага сораштыруы күрсәткәнчә, әлеге законны 15 процент рекрутер ел вакыйгасы,...

Былтыр кадрларга бәйле яңа федераль закон гамәлгә керде. Аның кагыйдәләре буенча, эш белән тәэмин итүчеләр теге яки бу кандидатны эшкә нигә алмаулары турында аңлатма язарга тиеш. Белгечләр әлеге вакыйганы 2015 елның кадрлар өлкәсендәге төп яңалыгы, дип атый.


Superjob.ru порталының бу темага сораштыруы күрсәткәнчә, әлеге законны 15 процент рекрутер ел вакыйгасы, дип атаган. Җитмәсә, 2015 елда эш белән тәэмин итүчеләргә карата хезмәт кануннары да кырысланды. Сораштырылучылар исә әлеге яңалыкның да мөһим булуын ассызыклый. Эш белән тәэмин итүчеләрнең 10 проценты чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган кешеләр белән хезмәт килешүләрен төзүне 2015 елдагы төп вакыйганың берсе булуын билгеләп уза.

Моннан тыш, хәзер хуҗалар, үзләрендә эшләгән хезмәткәрләре кияүгә чыккан, өйләнгән очракта, аларга өстәмә 10 көнлек ял бирергә дә мәҗбүр. Бу 7 процент респондентның игътибарын җәлеп иткән. Шуны да истән чыгармаска кирәк: кадрлар белән эшләүчеләр эш сәфәрләренә баручы, "командировочный" алучы кешеләрне теркәмәү мөмкинлеге бирү эшне җиңеләйтә торган фактор, дип билгели.

Мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләгән яки мондый сабыйларны уллыкка, кызлыкка алган ата-аналарга теләсә кайсы вакытта ял алу мөминлеген бирә торган законның уңайлы булуын эш белән тәэмин итүчеләрнең бары 4 проценты гына ассызыклый. Ширкәт банкротлыкка чыккан очракта хезмәткәрләрнең арбитраж судына мөрәҗәгать итүне раслаган законны исә 3 процент хуҗалар гына хуплый.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев