19 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Табиблар кар көртеннән табылган баланың аягын саклап калу өчен көрәшә
Табиблар Яшел Үзәннән ерак түгел урында - Чувашстан белән чиктә табып алынган 9 яшьлек малайның аягын саклап калу өчен көрәшә. Яшел Үзәннән булган әлеге малайның әбисенә барган юлда адашуы һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан Шырдан тимер юл станциясеннән ерак түгел урында - бакчачылык ширкәте тирәсендә табып алынуы хакында язган идек. Аны...
-
Эшкә алмыйсың икән – сәбәбен аңлат
Былтыр кадрларга бәйле яңа федераль закон гамәлгә керде. Аның кагыйдәләре буенча, эш белән тәэмин итүчеләр теге яки бу кандидатны эшкә нигә алмаулары турында аңлатма язарга тиеш. Белгечләр әлеге вакыйганы 2015 елның кадрлар өлкәсендәге төп яңалыгы, дип атый. Superjob.ru порталының бу темага сораштыруы күрсәткәнчә, әлеге законны 15 процент рекрутер ел вакыйгасы,...
-
Татарстанда буранда адашкан 9 яшьлек малайны кар көртеннән табып алганнар
Татарстан һәм Чувашстан чигендә полиция 9 яшьлек малайны табып алган. Әбисенә чыгып китеп, буранда адашкан бала ярымһушсыз хәлдә кар көртендә яткан. Әлеге хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорт идарәсе мәгълүматларына таянып, prokazan хәбәр итә. Идарә тармагында әйтүләренчә, буранда адашкан малайны беренчеләрдән булып поезд машинисты күреп ала. Ул Шырдан станциясеннән...
-
18 гыйнвар көнне Олы Мишә авыл җирлегендә беренче Авыл җыены узды
Районыбызда "Авыл җыеннары" башланып китте. Аның беренчесе 18 гыйнвар көнне Олы Мишә авыл җирлегендә узды. Җыен Олы Мишәлеләрнең "Каз өмәсе" күренеше белән башланып китте. Җирлектә үзара салым акчасына да байтак эш башкарылган. Авыл урамнары-юлларына комлы вак таш түшәлгән, багана башларына электр энергиясен янга калдыра торган яктырту лампалары куелган. Бу җыенда...
-
Качману бәйрәме турында мәгълүмат (безнең районда да уздырылачак)
Бүген православие дөньясы Качману бәйрәмен билгеләп уза. Крещение алды кичендә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. «Матфей язган Арыу Евангелие»да Качмануны бәйрәм итү вакыйгасы турында түбәндәгеләр әйтелә: «Шул чакта Иисус Галилеядан Иордан җанына Иоаннан чумылдырылырга килгән. Әмма Иоанн Аны туктатып әйткән: мин Синнән чумылдырылырга тиеш,...
-
Россиядә наркотик саклаган өчен мәҗбүри дәвалый башлыйлар
Моны суд карары нигезендә генә эшли алачаклар. Россиядә сату түгел, ә шәхси куллану өчен наркотик, психотроп матдә саклап тотылган гражданнарга суд карары буенча мәҗбүри дәвалану билгеләргә мөмкиннәр. Шул хактагы канун проекты Россия Дәүләт Думасына кертелә һәм язгы сессия вакытында каралачак икән. Әлеге тәкъдимне ил Президенты да хуплаган, ди. Интертат
-
Быел Кырымда ял итү 30 %ка кыйммәтләнергә мөмкин
Кырымда җәйге ял вакытындагы бәяләр туристик операторлар өчен 15-20 %ка кыйммәтләнгән, ә сезон башына кадәр 30 %ка җитәргә мөмкин. Әлеге яңалыкны Россия туризм индустриясе союзы мәгълүматларына таянып, "Коммерсант" язып чыккан. Моңа кадәр илнең Туристик операторлар ассоциациясе узган җәйге сезонда Кырымның Краснодар өлкәсе белән чагыштырганда бәя өстенлеген югалтуы турында хәбәр иткәннәр...
-
Татарстанда кичә юлларда ике авариядә өч кешенең гомере өзелгән
Кичә, 18 гыйнварда, юл-транспорт һәлакәте өч кешенең гомерен өзгән. Һәлакәткә китергән сәбәпләр - юл-йөрү кагыйдәсен тупас бозу һәм көйсез һава торышы. Кичә 9:40 сәгатьтә Чаллыда Казан проспекты белән Иске Сарман урамы киселешендә "ВАЗ" машинасы һава торышы бозылу аркасында юлның торышын исәпкә алмыйча, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "ГАЗ" -...
-
Әлмәттә үсмер спортчы вафат: кайгы уртаклашучы гына юк
4 гыйнварда "Татнефть" җәмгыяте спорт комплексының бокс залында күнегүләр вакытында 16 яшьлек үсмер башы авыртуын әйтергә өлгергәннән соң аңын югалта. Аны Әлмәт үзәк район шифаханәсенә алып китәләр. Анда тикшерүләр үткәрелеп, диагноз куелганнан соң гематоманы алу буенча операциягә керешәләр. Әмма барлык бу гамәлләр тиз арада башкарылмау сәбәпле кыйммәтле вакыт югала. Һәм...