Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

"Иделем акчарлагы" яшь иҗатчыларны барлады

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, "Идел" яшьләр үзәге 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен тәүге тапкыр "Иделем акчарлагы" бәйгесен оештырып җибәрә. Ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә. Быел конкурсның йомгаклау этабы 13-16 ноябрь көннәрендә үтте. Конкурсның максаты: каләм тибрәтүчеләр арасында сәләтле...

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, "Идел" яшьләр үзәге 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен тәүге тапкыр "Иделем акчарлагы" бәйгесен оештырып җибәрә. Ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә. Быел конкурсның йомгаклау этабы 13-16 ноябрь көннәрендә үтте.

Конкурсның максаты: каләм тибрәтүчеләр арасында сәләтле яшьләрне ачыклау, берләштерү, иҗади активлаштыру, яшь язучыларның иҗади мөмкинлекләрен чынга ашыру, үстерүгә шартлар булдыру.


Бәйгедә Татарстанда яшәүче 14-30 яшьлек каләм ияләре катнашты. Өч этаптан торган бәйге поэзия, проза, драматургия, балалар әдәбияты, детектив номинацияләр буенча уздырылды.

Бәйгенең нәтиҗәләре буенча, иң яхшы әсәрләр "Иделем акчарлагы" әдәби җыентыгында урын алачак.

Җиңүчеләрне бүләкләү кичәсе 15 ноябрь көнне Габдулла Тукайның әдәби музеенда уздырылды.

XV «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләре: поэзия номинациясендә - Ләйлә Хәбибуллина (Буа районы); проза номинациясендә - Гөлүсә Шиһапова (Чүпрәле районы); драма номинациясендә - Эльза Гыйздәтова - 2 урын (Мөслим районы); балалар әдәбияты номинациясендә - Диләрә Сөләйманова (Аксубай районы).

Гран-прига проза номинациясендә Алмаз Мансуров (Казан шәһәре) лаек булды.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X