Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Киләчәгенә зур өмет баглана

22 апрель көнне район Советының утырышлар залында эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары башлыклары катнашында киңәшмә булып үтте. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов җитәкчелегендә узган эшлекле сөйләшүдә Россия стратегик башлангычлар агентлыгы вәкиле, районыбыз кураторы Иван Аврах, ТР Икътисад министрлыгының бүлек җитәкчесе Игорь Гобәйдуллин катнашты.

Киңәшмә барышында Теләче сәнәгать мәйданчыгы мисалында ил һәм республика буенча әлегедәй төр мәйданчыкларның санын ишәйтү, булганнарын тулы куәткә эшләтеп җибәрү, үстерү һәм аларда урын алган эшмәкәрләргә бизнесларын үстерү өчен шартлар тудыру мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә һәм мәйданчыкта узган экскурсия барышында кунаклар тарафыннан биредәге эшнең барышына уңай бәя бирелде. Алар әйтүенчә, Теләче сәнәгать паркы бүген кече һәм урта бизнесны җәлеп итү өчен республикада төзелгән иң уңышлы индустриаль мәйданчыкларның берсе. Проект 35 гектар мәйданда 30-35 югары технологияле кече җитештерү предприятиеләрен төзүне күздә тота. Киләчәктә бу районда өстәмә эш урыннары, лаеклы хезмәт хакы, ныклы салым базасы дигән сүз. Ул ил күләмендә дә үрнәк мәйданчыклардан санала, аның киләчәгенә зур өмет баглана. Ул эшмәкәрләрне уңай логистика (мегаполисларга - Казанга, Алабугага, Түбән Камага һәм Чаллыга якын урашкан), барлык инженерлык коммуникацияләре (юллар, газ, электр, су һәм башкалар), электр энергиясенә бушлай кушылу, ташламалы тарифлар, төзелеш алып барганда бушлай җир арендасы һәм башкалар белән җәлеп итә. Казан фәнни-тикшеренү техник университеты белән хезмәттәшлек итүе, биредә хезмәт куячак белгечләргә, эшчеләргә найм тәртибендә фатирлар төзелүе дә аның өстенлекле яклары булып тора. Алга таба биредә яңа буын инженерлар, эшчеләр тәрбияләнәчәк. 2018 елда биредә 900 кешегә эш урыны булыр, еллык салым кереме 18 млн. сумны тәшкил итәр дип фаразланыла.
Соңыннан, районыбыз кунаклары "Гыйниятуллин" крестьян-фермер хуҗалыгында, җаваплылыгы чиклән-гән "Тюлячинские стальные профили" ширкәтендә булып, аларның эшчәнлеге һәм үсеш переспективалары белән таныштылар.
Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев