24 апрель 2015 яңалыклары
-
Сыерлары чиста һәм көр
21 апрель көнне Арча районының алты авылны берләштерүче Курса хуҗалыгында зооветеринария, мал табиблары һәм ясалма орлыкландыру техниклары катнашында узган зона киңәшмәсендә (Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Саба, Лаеш һәм Теләче районнары белгечләре катнашты) эштә кулланыр өчен яңалыклар, кирәкле мәгълүматлар күп булды.
-
Әсирлекне сорап алмыйлар
Безнең илдә дәһшәтле сугыш кагылмаган берәр гаилә булдымы икән? Сугыш җиле безнең гаиләне дә урап узмаган. Гаяз бабам авылдан өченче кеше булып фронтка китә. Кызганыч, аңа фашистлар белән озак сугышырга туры килми, 1942 елда утлы ядрәләр астында сугыша-сугыша әсирлеккә төшәләр. Шуннан соң алар өчен мәхшәрле әсирлек көннәре башлана. Мөгаен, аны...
-
Киләчәгенә зур өмет баглана
22 апрель көнне район Советының утырышлар залында эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары башлыклары катнашында киңәшмә булып үтте. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов җитәкчелегендә узган эшлекле сөйләшүдә Россия стратегик башлангычлар агентлыгы вәкиле, районыбыз кураторы Иван Аврах, ТР Икътисад министрлыгының бүлек җитәкчесе Игорь Гобәйдуллин катнашты.
-
И туган тел, и матур тел...
26 апрель көнне Татарстанда - туган тел көне билгеләп үтеләчәк. Әлеге көн беренче чиратта бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне белән дә бәйле. Бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. Асылда ул күпмилләтле Татарстан җәмәгатьчелегенең туган телгә - беркайчан да тутыкмас рухи ядкаребезгә, мәңгелек мәдәни мирасыбызга булган ихтирамның бер...