Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Быел Кырымда ял итү 30 %ка кыйммәтләнергә мөмкин

Кырымда җәйге ял вакытындагы бәяләр туристик операторлар өчен 15-20 %ка кыйммәтләнгән, ә сезон башына кадәр 30 %ка җитәргә мөмкин. Әлеге яңалыкны Россия туризм индустриясе союзы мәгълүматларына таянып, "Коммерсант" язып чыккан. Моңа кадәр илнең Туристик операторлар ассоциациясе узган җәйге сезонда Кырымның Краснодар өлкәсе белән чагыштырганда бәя өстенлеген югалтуы турында хәбәр иткәннәр...

Кырымда җәйге ял вакытындагы бәяләр туристик операторлар өчен 15-20 %ка кыйммәтләнгән, ә сезон башына кадәр 30 %ка җитәргә мөмкин.

Әлеге яңалыкны Россия туризм индустриясе союзы мәгълүматларына таянып, "Коммерсант" язып чыккан. Моңа кадәр илнең Туристик операторлар ассоциациясе узган җәйге сезонда Кырымның Краснодар өлкәсе белән чагыштырганда бәя өстенлеген югалтуы турында хәбәр иткәннәр иде. Чөнки ярымутрауда ял итү өчен бер кешегә тәүлегенә Сочидагы кебек 2500 сум сарыф итәргә туры килгән.

Кырымга бәя арту эчке туризмга игътибарның зур булуы һәм ярымутрауга килүчеләрнең саны узган җәйдә генә дә 21 %ка артуы белән бәйләп аңлатыла. Һәм, әлбәттә, Төркия белән Мисырга юлның бикләнүен дә онытырга ярамый.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев