Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Лаеш районында җинаять: үтергәнче кыйнаган

Лаеш районы нармонка бистәсендәге фаҗигале хәл 1 декабрьдә булган: 49 яшьлек ир-ат үзе белән бергә яшәүче 35 яшьлек хатын-кызны кыйнап үтергән. Тәнендә күп санлы җәрәхәт һәм кыйналган эзләр булган хатын-кызның үле гәүдәсен 1 декабрь иртәсендә табып алалар. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Биектау районара бүлеге тарафыннан...

Лаеш районы нармонка бистәсендәге фаҗигале хәл 1 декабрьдә булган: 49 яшьлек ир-ат үзе белән бергә яшәүче 35 яшьлек хатын-кызны кыйнап үтергән.

Тәнендә күп санлы җәрәхәт һәм кыйналган эзләр булган хатын-кызның үле гәүдәсен 1 декабрь иртәсендә табып алалар. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Биектау районара бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсе 4 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылган.


Беренчел мәгълүматлар буенча, әлеге хатын-кыз 49 яшьлек ир-ат һәм алты баласы белән яшәгән. Әмма гаиләдә хәлләр шәптән булмаганлыктан, балаларны вакытлыча махсус учреждениегә урнаштырганнар.

Җинаять кылуда шикләнелүче ир-ат тоткарланган. Ул үз гаебен таныган, хатын-кызны исерек хәлдә кыйнаган. Әйтүенчә, әлеге хатын-кыз сөяркәсе янында булып кайткан, шуңа да исерек ирнең ачуы кабарган. Кыйналган хатын-кыз юыну бүлмәсенә кереп киткән һәм бер сәгатьтән ир аның үле гәүдәсенә тап булган. Тикшерү органнары үтенече буенча, суд җинаять кылуда шикле адәмне сак астына алды. Тикшерү эше дәвам итә.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев