Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Сыерлары чиста һәм көр

21 апрель көнне Арча районының алты авылны берләштерүче Курса хуҗалыгында зооветеринария, мал табиблары һәм ясалма орлыкландыру техниклары катнашында узган зона киңәшмәсендә (Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Саба, Лаеш һәм Теләче районнары белгечләре катнашты) эштә кулланыр өчен яңалыклар, кирәкле мәгълүматлар күп булды.

Бу авыл мәдәният йортында узган пленар өлештә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗиповның аналитик чыгышында һәм сөтчелек тармагының ышанычлы партнерларының фикер-тәкъдимнәрендә ачык чагылса, практик өлештә, хуҗалыкның товарлыклы-сөтчелек комплексында узган экскурсия барышында визуаль рәвештә ныгыды. Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыймадетдинов әйтүенчә, бүген хуҗалык 9 тоннадан артык сөт җитештерә. Курсалар уңышның нигезен терлек азыгының муллыгында һәм югары сыйфатлы булуында, фермадагы эшнең дөрес оештырылуыннан һәм технологияләрнең төгәл үтәлүеннән күрәләр.
Семинар-киңәшмәнең темасы да тикмәгә генә: "2015 елның беренче кварталындагы эш нәтиҗәләренә йомгак һәм терлекләрне җәйге чорда тотуга күчү" дип аталмагандыр. Курса хуҗалыгында терлекләр белгечләр үзләре әзерләгән рацион белән ашатыла. Аның составына биоөстәмәләр салынмый. Ул арпа, арыш, брчак ише үзебездә игелә торган культуралардан тора. Сенаж мул ашатылса да, силос чамалы гына бирелә. Терлекләр ел әйләнәсе яхшы сыйфатлы печәннән өзелми. Сыерлары чиста һәм көр. Тораклар якты, иркен, һавасы саф. Узган ел хуҗалык исәбенә 200 баш терлеккә исәпләнгән яңа торак төзеп чыкканнар. Бүген биредә таналар һәм үгезләр тәрбияләнә. Яңа торак төзелгәч, биредә таналар гына калдырылачак. Кыскасы, биредә терлекчеләргә акча эшләр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Киңәшмәдә катнашкан районыбыз белгечләре күрелгәннәрдән чыгып нәтиҗә ясарлар, арчаларның үрнәк эш гамәлләрен үзләренең тәҗрибәсенә кертерләр дигән ышаныч бар.
Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X