Татарстанда водолазлар биш көн элек югалган балыкчының мәетен боз астыннан табып алган
Новости со всего света

Татарстанда водолазлар биш көн элек югалган балыкчының мәетен боз астыннан табып алган

70 яшьлек ир-ат Чулман елгасында Боерган авылы тирәсендә боз астына убылып төшкән.

Татарстанның Тукай районында водолазлар югалган балыкчының мәетен боз астыннан табып алган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Узган җомгада Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 70 яшьлек ир-атның хатыны 20 ноябрь, сишәмбе көнне иренең Чулман елгасына Боерган авылы тирәсенә балыкка киткән булганлыгы һәм югалуын хәбәр итте”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

 

Коткаручылар Чулманда эзләү эшләрен башлаган. Икенче көнне җирле балыкчылар югалган ир-атның балык тоту җайланмаларын тапкан. Бүген исә пенсионер баткан урыннан агым буенча аска таба 15 метр ераклыкта водолазлар аның мәетен табып алган.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar/


Нет комментариев