12 август - Хәрби - һава көчләре көне
Бүген илебез Хәрби-һава көчләре көнен билгеләп үтә. Теләченең Хәрби Дан аллеясында, бу уңайдан, чара узды.
Әлеге дата белән тормышлары бәйле булган райондашларыбызны, ветераннарны район башлыгы Айрат Фатхуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, районның Хәрби-һава көчләре вәкиле Рәис Нуртдинов һәм Балтач районы авиаторлар җәмгыяте әгьзасы Илхам Шарипов тәбрикләп, аяз күк йөзе, тынычлык, өлешчә мобилизацияда булган якташларыбызның исән-сау тизрәк туган якларыбызга әйләнеп кайтуын теләде.

Бәйрәм чарасында, Хәрби – һава көчләре ветераннары – Хажипов Нәҗип Хаҗип улы, Хаҗиев Равис Максут улы, Вәлиев Дамир Гали улы район башлыгынын Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Бүгенге очрашуны үзешчәннәребез Айдар Якупов, Елена Нуртдинова җырлары белән бизәде. Соңыннан бәйрәмдә катнашучылар хәрби һава көчләре гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашларыбыз хөрмәтенә куелган мемориалга чәчәкләр салды.



Россия Хәрби-һава көчләре гаскәрләрендә хезмәт итүгә катнашы булган һәркемне, кайчандыр шушы сафта хезмәт иткән һәм бүгенге көндә хезмәт итүче барлык ир-егетләрне, хәрби авиация ветераннарын, үзләренең хәрби бурычларын үтәп Ватаныбызны саклаучыларны, аларның туганнарын һәм якыннарын ихлас күңелдән котлыйбыз. Сезгә гаилә иминлеге, тән сихәтлеге, күңел көрлеге, бәрәкәтле, мул тормыш телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев