Вакцинация инфекцион авырулардан саклануның иң ышанычлы һәм нәтиҗәле ысулы булып тора. Ул организмда махсус иммунитет булдыра, авыруны бөтенләй йоктырмаска яисә аны катлаулануларсыз, җиңел формада гына уздырырга ярдәм итә. Бу хакта безгә район хастаханәсе табиб-эпидемиологы Айгөл Гайнетдинова аңлатып узды.
- Вакцинация - грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулларыннан берсе. Ул авыру йоктыру куркынычын киметә, бу бигрәк тә инфекция авыр узарга һәм өзлегүләргә китерергә мөмкин булган кешеләр өчен аеруча мөһим. Прививка ясаткан кеше авырып китсә дә, вакцинация авыруның авыр узу куркынычын киметә.
Вакциналар күп авыруларны (мәсәлән, кызамык, дифтерия, сеңергәш/столбняк, полиомиелит) куркынычсыз дәрәҗәгә кадәр киметте яки тулысынча диярлек юк итте. Прививка ясатмау үпкә ялкынсынуы, менингит, инвалидлык кебек җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин. Халыкның күпчелек өлеше (якынча 95% ы) прививка ясатса, инфекция тарала алмый. Бу вакцина ясатырга ярамый торган кешеләрне (мәсәлән, яңа туган балаларны, онкология авыруларын) сакларга булыша.
Грипп вирусы даими рәвештә үзгәрә, шуңа күрә вакцина составлары көтелгән вирус вариантларын исәпкә алып регуляр яңартыла. Моннан тыш, саклагыч иммунитет вакыт узу белән зәгыйфьләнә. Шуңа күрә гриппка каршы вакцинацияне ел саен үткәрәләр. Балаларга, йөкле хатын-кызларга, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, хроник авырулары булган пациентларга, шулай ук эше буенча күп сандагы кешеләр белән даими контактта булучыларга вакөинаөия ясату бигрәк тә мөһим. Хәвеф төркеменә медицина һәм педагогик хезмәткәрләр, транспорт, хезмәт күрсәтү һәм сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре дә керә.
Вакцинация өчен иң кулай чор гадәттә сентябрь, октябрь һәм ноябрь айлары санала. Актив вирус таралу башланганчы иммунитет формалашып өлгерсен өчен, прививканы алданрак ясатырга киңәш итәбез.
Нет комментариев