8 сентябрь көнне Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Минкамал апа Сафина үзенең туган көнен билгеләп узды
Лениногорск шәһәрендә туып -үскән Минкамал апаны язмыш Үзбәкстан якларына алып килә, өлкәнәйгәч Татарстанга кайтырга исәпләп, гомер иткән нигезен калдырып зур юлга кузгала. 95 яшен тутырган юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин тәбрикләде.
Алар изге теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләк тапшырдылар. Минкамал апның гыйбрәтле язмышы хакында район газетасыннан таныша аласыз.
Э.Әхмәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев