Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Әбде авылында «Широкая Масленица» исемле традицион күңел ачулары узды

Халык ышанулары буенча Масленица — иң күңелле һәм бик шау-шулы халык бәйрәме. Традицияне бозмыйча, Әбде авыл җирлегендә дә, кышны озатуга һәм язны каршылауга багышланган «Широкая Масленица» исемле традицион Масленица күңел ачулары узды.

Халык бәйрәме Әбде авыл җирлеге башлыгы Нияз Рәхмәтуллинның сәламләү сүзе белән башланып китте һәм авыл үзешчәннәре чыгышы  белән дәвам итте. Бәйрәм  кунаклары кайнар коймак һәм тәм-томнар белән сыйландылар, халык җырларын, такмакларны җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, көч һәм җитезлектә ярыштылар. Бәйрәм Масленица карачкысын яндыру, күңелле биюләр белән тәмамланды.

Авыл халкы әлеге бәйрәмне оештырган  авыл җирлеге башлыгы  Нияз Рәхмәтуллинга,   мәдәният йорты директоры  Фәния Козинага, мәктәп һәм  китапханә коллективына, «Задоринка» фольклор ансамбленә,  җирлекнең барлык активистларына  зур рәхмәтләрен җиткерә! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев