23 февраль 2026 яңалыклары
-
Татарстан халкына пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәрттеләр
Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы игълан ителгән икән, үз гомереңне саклау һәм якыннарыңны коткарып калу өчен мөһим адымнар ясарга кирәк. Әгәр һөҗүм вакытында бинада булсагыз, аскы катларга – подвалга яки паркингка төшәргә кирәк, лифт кулланырга ярамый. Шулай ук якындагы бинада яки җир асты кичүендә яшеренү урыны эзләргә була. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
-
Казанда Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар
Бүген Казанда Җиңү паркында Дан мемориалының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
-
Аэропортларда барлык чикләүләр алынды
Казан һәм Түбән Кама (Бигеш) халыкара аэропортларында очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кертелә торган вакытлы чикләүләр алынды. Бу хакта Росавиациядә хәбәр иттеләр.
-
Кайтарып булмаслык бүләкләр исемлеге
23 февральгә бүләк сайлау-ярты эш. Соңыннан аның белән нәрсә эшләргә мөмкин икәнен белү мөһим. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре нинди товарларны кире кайтарып яки алмаштырып булмавын искәрттеләр.
-
Субаш авылында «Кичерешу» көнен бәйрәм иттеләр
Авыл халкы тәмле коймаклар белән сыйланды, куңелле уеннар уйнап, җырлап - биеп күңел ачты.
-
2,9 млн рублей при подписании контракта в Татарстане!
В Татарстане – наиболее выгодные условия для подписания контракта.
-
Татарстанда кабат суыта
Татарстанда бүген аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым - төшем булмаячак, әмма көндез бераз кар явуы ихтимал. Юлларда бозлавык сакланачак, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары.
-
Әлмәт хакимияте БПЛА һөҗүменнән соң янгын сүндерүнең дәвам итүе турында хәбәр итте
Әлмәт районында БПЛА һөҗүме нәтиҗәләрен бетерү буенча эшләр дәвам итә. Урында ашыгыч хезмәтләрнең барлык кирәкле көчләре һәм чаралары җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр район хакимиятендә.
-
Юл-транспорт һәлакәте оештырган җиңел машина йөртүчесе хастаханәдә вафат булган
Казанда кичә җитди юл-транспорт һәлакәте булган иде. Шәһәр дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, «Лада Приора» автомобилен йөртүче юл шартларын исәпкә алмаган, каршыга чыккан һәм Honda Civic белән бәрелешкән.
-
Әбде авылында «Широкая Масленица» исемле традицион күңел ачулары узды
Халык ышанулары буенча Масленица — иң күңелле һәм бик шау-шулы халык бәйрәме. Традицияне бозмыйча, Әбде авыл җирлегендә дә, кышны озатуга һәм язны каршылауга багышланган «Широкая Масленица» исемле традицион Масленица күңел ачулары узды.
-
Киләчәктә дә уңышлар телибез
19-22 февраль көннәрендә, Казанда физик культура фәненнән бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы үткәрелде.
-
Балалар бакчасында традицион — Май чабу бәйрәме узды
Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында традицион — Май чабу бәйрәме узды!
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне
Хөрмәтле ир-егетләр, Ватан сагында торучылар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, сугыш, Кораллы Көчләр ветераннары! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез.