Адымнары нык булсын!
Бүген Олы Нырсы мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә соңгы кыңгырау яңгырады.
Бу дулкынландыргыч, шатлыклы һәм шул ук вакытта моңсу бәйрәм иде, чөнки мөһим вакыйгалар, кыйммәтле ачышлар һәм күңелле мизгелләр белән тулы мәктәп тормышы артта кала. 11 сыйныфны 1 укучы, 9 сыйныфны 2 укучы тәмамлады. Чарада ветеран укытучылар, Теләче муниципаль район Советы Аппарат җитәкчесе Мөбинов И.В., Теләче муниципаль районы Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Гыйниятов Р.М. катнаштылар. Алар бәйрәм белән котладылар , тыныч күк йөзе һәм имтиханнарны уүышлы гына тапшыруны теләделәр. Бу мөһим вакыйга белән аларны әти-әниләре, мәктәп директоры, чарага килгән кунаклар, башлангыч сыйныф укучылары һәм, әлбәттә, яраткан сыйныф җитәкчеләре котларга ашыктылар.
Соңгы кыңгырау бәйрәме мәңгегә якты һәм шатлыклы истәлек булып калачак. Без укучыларыбызга имтиханнарында уңышлар телибез! Алар кабул иткән карарлар дөрес, ә адымнары нык булсын. Мәктәп алар өчен һәрвакыт туган йорт булыр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев