Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Агрофирма «Чулпан» ЖЧШ дэ техник карау узды

Район авыл хуҗалыгында эшләүче хуҗалыклардагы трактор һәм тагылма арбаларга техник карау бара. 7 апрель көнне мондый чара Югары Кибәхуҗа авылында «Агрофирма «Чулпан» ЖЧШ дә башкарылды.

Чарада: җитәкче, инженер-техник хезмәткәрләр һәм тракторчылар катнашты. Карауга  14 берәмлек техника куелган иде.

Тикшерү вакытында трактор һәм арбаларның төзеклеге, янгынга каршы җайланмалар, медаптечка, хәләкәт вакытында куелучы билге, тәгәрәп китүгә каршы җайланма, арбаларда саклану тросларынын булуы каралды.

Тракторчыларның  таныклыгының вакыт аралыгы һәм идарә ителүче техникага тиеше категориясе булуы тикшерелде.

Карауга куелган техника яхшы әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев