12 апрель 2023 яңалыклары
-
Товарищеская игра среди воспитанников СШ «Юность»
Сегодня состоялась товарищеская игра среди воспитанников СШ «Юность» 2015, 2016 и 2017 года рождения, посвященная ко Дню космонавтики «Кубок Юность» 🏒🏒🏒🏒🏒
-
Осталык дәресе күрсәттеләр
Бүген, ягъни 12 апрель көнне, район мәдәният йортында Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия артистлары драматург, актер Шамил Фәхретдиновның мәктәп укучылары өчен тәгаенләнгән “Анам теле - сәхнә теле” дип исемләнгән осталык дәресен күрсәттеләр.
-
Икенче номерлы балалар бакчасында республикакүләм семинар узды
Бүген Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем һәм тәрбия бирү алымнары» дигән тема астында белемнәрен күтәрү курсларында укучы тәрбиячеләр өчен республикакүләм семинар-практикум узды.
-
Эшкә урнашу ярминкәсе узачак
Ярминкәдә мәктәп укучылары, студентлар, аларның әти-әниләре, эшсезләр һәм эш эзләүче гражданнар катнаша ала.
-
Җыештырабыз
Экологик икеайлык кысаларында бүген Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы өмәгә чыкты.
-
Районкүләм семинар үзды
Квалификация күтәрү курслары кысаларында Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында, районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен “Балалар бакчасы педагогларының эмоциональ януын профилактикалау» дигән темасына районкүләм семинар булып узды.
-
Мөбәрәк Рамазан ае
Рамазан - ул ай буе баручы изге бәйрәм, һәр мөселман бу айны зур дулкынлану һәм түземсезлек белән көтеп ала, бу гыйбадәт һәм рухи пакъләнү, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае.
-
Чүп савытларына зыян салмыйк
Чүп савытларына коммуналь калдыклары гына түгел, төрле агач, кискән ботаклар һәм чүп савытларына зыян китерерлек төрле кирпеч калдыклары, кулланыштан чыккан мебель җиһазлары тондыралар.
-
12 апрель - Космонавтика көне
Космонавтика көне - совет кешесенең дөньяда беренче тапкыр космоска очуына багышланган көн. 2023 елда Россиядә Космонавтика көне 62 нче тапкыр уза.
-
Теләченең балалар бакчасында экология буенча республикакүләм семинар узды
Бүгенге көндә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында төп белем бирүдән тыш, өстәмә белем бирү юнәлешләре буенча максатчан эш алып барыла.
-
Бассейнда эшләүчеләр өмәдә
Чисталык икеайлыгы кысаларында, районның «Дулкын» бассейнында эшләүчеләр өмәгә чыкты.
-
Тоз кешенең баш миенә тәмәке кебек тәэсир итә
Кеше елына уртача 8 килограмм тоз ашый. Белгечләр моны бик зур сан дип атый. Көндәлек рационыбызның алыштыргысыз өлешенә әверелгән тозны чамалап кулланырга киңәш итә алар. Файдасы шактый булса да, чама хисе югалса, гади генә тоз да организмыбыз өчен дошманга әверелергә мөмкин. Аш тозының без белгән һәм белмәгән яклары турында табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллина сөйләде.
-
«Агрофирма «Чулпан» ЖЧШ дэ техник карау узды
Район авыл хуҗалыгында эшләүче хуҗалыклардагы трактор һәм тагылма арбаларга техник карау бара. 7 апрель көнне мондый чара Югары Кибәхуҗа авылында «Агрофирма «Чулпан» ЖЧШ дә башкарылды.
-
Коррупцияне ачыклау
Коррупция останавливает развитие малого и среднего предпринимательства. В результате усложняется ведение предпринимательства, создаются надуманные административные ограничения входа на рынок, что вызывает дополнительные финансовые издержки, снижает прибыльность предпринимательства, сужает финансовые резервы. В свою очередь, происходит сокращение лиц желающих вести предпринимательскую деятельность.