Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Аягың тыпырдамаса, авызың шапылдамый

Илмира апаның буш вакытын табу авыррак булып чыкты. Иртән килмәгез, эше күп. Кич заказлары бар дигәндәй. Шулай да, вакыт таптык. Илмира апа пешереп торды. Без аны карап эшләттек. Сүзем Теләче районы Казаклар авылында яшәп, райондашларыбызны үзенең тәм-томнары белән сыйлаучы аш-су остасы Илмира апа Хәбибуллина хакында.

Хәзер без өйдә әзерләп, ризыклар сатучы пешекчеләргә гаҗәпләнмибез инде. Теләсәң, бөтен ризыкларны заказга эшләтеп була. Бигрәк тә аш-мәҗлесләр вакытында кулай бу. Элек бөтен эш үзебезгә калса, хәзер камыр ашларын осталарга куша башладык. Оста дигәннән, анысын да ышанычлы кешегә әйтәсе килә. Ул кешене күптәннән беләсең, ризыклары да тәмле. Һәр якның үз остасы бар. Ә менә теләчелеләр Илмира апага ышана. Бу ышанычның никадәр мөһим икәнлеген үз күзләребез белән күреп, үз колакларыбыз белән ишетеп кайттык. Шунысын әйтеп китим әле. Илмира апа көнлекче түгел. Ул шушы һөнәргә укыган, шушы һөнәр буенча эшләгән. Хәзер үзенең эшен башлап, көн саен тәмле ризыклар әзерләп мәш килә.

– Мәктәпне тәмамлагач, кая барырга белмисең. Кая укырга керергә? Минем күрше кызы сәүдә техникумында сәркатип булып эшли иде. Әйдә безгә дип чакырды, мине җитәкләп алып барды. Шунда технологка укып чыктым. 1991 елда Хәйдәр абый мине район ашханәсенә технолог итеп эшкә урнаштырды. Анда буфетта да, кассада да эшләдем. Район оешкан вакыт, бездә гел семинар уза. Һаман ризыклар әзерләп торабыз. Шулай остара бардык. Ә техникумда укыганда иң беренче Татарстан ресторанында практика узган идем. Көчле практика булды ул. Аннан укыган вакытта 6 айга Сочига практикага җибәрделәр, – дип сөйли әңгәмәдәшем. Башта ашханәдә эшли. Аннан ул кибеткә урнаша, соңрак Казанга эшкә китә. Шәһәрдә 5 ел эшләгәннән соң кире кабат Теләчегә кайта.

– Монда кайттым да, бозаулар үстерә башладым. Башта 10ны, аннары 20 бозау алдым. Үз хуҗалыгымда үскән терлек итеннән пилмәннәр ясый башладым, – дип сөйли ул беренче шәхси эшен башлаган вакытларын. – Әзерләгән товарны Казанга илтү җаен карадым. Төрле кибетләргә, техникум ашханәләренә тараттым. Теләченең үзендә дә пилмән, голубцы, манты кебек ризыклар сата башладым. Аннары эш китте. Бозауларны асрап торам. Ризыкларны әзерләп куям. Кибеткә өлеш-бәлешләр ясыйм. Кибетләр үзләре заказ сорыйлар. Бер сәүдә ноктасына бирә башлаган идем, икенчесе дә сорады. Аннары – өченчесе. Аларга да өчпочмак, өлеш-бәлешләр бирә башладым. Төрле-төрле камыр ризыклары пешерәм. Заказга гел ясап торам. Һаман шул пилмәннәр бөгәм. Эш артып кына торды. Башыма моның кадәр эш темпында бозаулар карарга вакыты каламы икән дигән уй да килә. Терлек карау да зур хезмәт бит. “Бозауларны 8 ел асрадым да, бетердем. Икмәкләр, бозаулар кыйммәтләнде. Минем бу пешерү эшем дә алга китте. Бозау үстерү ихтыяҗы кимеде. Болай бүгенге көндә кош-кортлар асрыйм. Йөз күркәм, йөз чебием бар, йөз үрдәгем бар. Аларны шушы ризыкларны әзерләү өчен тотам. Зур терлек итләрен хәләл кибетләрдән сатып алам”, – дип сөйли Илмира апа.

Аның көне дә һәр иртә камыр куюдан башлана. Төрле ризыкка камырны төрлечә әзерлиләр. Иртән заказларны җибәреп бетергәч, яңадан камыр куеп, яңадан эшкә тотыналар. Шул арада тавык-чебешләр дә карыйсы. Менә бу юлы да: “Иртән ике бәлеш булды. Тагын бәлеш була. Заказларны алгач, эшлисе бар бит. Иртән иртүк торабыз да, эшкә ябышабыз. Үзмәшгуль булып теркәлдем, хәтта кунакка да иркенләп чыгып китә алмыйбыз. Мәчеттән бирелгән заказым бар иде, вакытында өлгертәсе булгач, бервакыт кунактан да алданрак китәсе булды. Иркенләп утырырга да ара юк. Эшләгәч, заказны алмыйча булмый. 1-2 тапкыр баш тартам икән, клиентларым югала башлый. Кибетләр белән эшләү дә юктан булмый. Илмира апа үзе кибеттә эшләп алгач, элемтәләр өзелми. Үзе эшләгән чакта ук, камыр ризыкларын сатуга куя. Аннан аш-су остасы әйтүенчә, аның эчлегендә гел натур продуктлар гына. Бернигә өстәмә ясалма әйберләр кушмыйм, ди.

Аш-суга игътибарлылыгы, камыр белән яратып эшләве дә әнисеннән күчкәндер аңа. Әнисе Сания апа 40 ел ашханәдә эшләп ялга чыга. Ул бүген кызының уң кулы, әле дә аңа аш-су эшләрендә булыша. Аларның туктаусыз эшләп торуын күргәч тә, шаккатып каласың. Ничек өлгерәсез дигәнгә: “Тик торасы түгел бит инде. Гел эшләп торасы. Әнигә дә 80 яшь була. Ул да тик тормый. Лаеклы ялга чыккан кебек түгел ул”, – ди ул елмаеп. Алар гомер буе Теләче үзәгендә торган җиреннән авылга күченәләр. Әбиләренең нигезләренә йорт салып чыгалар. Һәм бер дә үкенмиләр. Районга якын, урыны иркен. Шуңа да мондый яхшы зәвыклы йортларны җиткереп чыгарга, бакча тутырып чәчәкләр үстерүенә дә гаҗәпләнмисең. Уңган кеше эше инде бу. “Мин гомер буе Теләчедә тордым. Үзәктә, бик уңайлы җирдә яшәдек. Мал асрый торган урын иде, күршеләр дә юк иде. Өй төзисе килгәндә урын бик тыгыз гына калган иде. Монда урын алып буламы икән дип белештем дә, була икән. Үкенмим, монда әйбәт бит. Газ кергән, су кергән, иркен. Теләче 4 километр гына. Заказларым күп. Авылга ук килерләрме икән дип борчылган идем, уйламыйлар да – киләләр”, – ди ул.

Илмира апа үз эшен белеп, яратып башкара. Үзе белгәнен эшли. Төрле пироглар, өчпочмак-бәлешләрне көненә күпләп әзерли. Ә менә иң “фирменный” ризыгын өлеш дип саный. Дөресрәге, бизнесы да шуннан башланып китә бит аның. “Кош телләре, чәк-чәкләрне дә ясыйм. Минем эшем өлештән башланды да. Бер кибетчегә туган көнгә өлешләр ясаган идем. Бик ошаттылар. Аннары өчпомак, кәбестә бөккәне, бәрәңгедән камыр ашлары... Шуннан китте инде ул”, – дип сөйли Илмира апа. Үзе үстергән кош-корт итләрен рәхәтләнеп куллана. Шуңа да ризыклары да тәмле килеп чыга дип уйлый ул. Үзең үстергән ит тыгызрак та була, ди. “Туңдыргычларга катырып куям. Барысын кулланып бетерәм. Үзеңнеке булгач, эчлекләргә җәлләмисең, үлчәп тә эшләмисең инде”, – ди ул.

Кышын Илмира апа токмачлар да кисәргә өлгерә. Пилмәннәр күпләп ясый. Ул вакытта бакча эшләре дә, кош-корт караулар да кимегән була. Илмира апа уңган аш-су остасы гына түгел, матур бакча үстерүче, чәчәкләр яратучы кеше дә булып чыкты. Әнә бакчасында роза чәчкәләре бик күп. 100ләп розасы, 30лап гортензиясе бар, хризантемалары күп. “Бакчамда бар да бар. Анда эшләргә генә вакыт аз кала. Туялар, артыш куаклары күп. Узган ел бәрәңге урынына кабак утырттым, быел бәрәңге дә шаулап үсте”, – дип сөйли ул. Эшләгән кешегә эш язган диләр. Бу сүзне Илмира апа кебек тыңгысыз кешеләр турында әйтә торганнардыр. Мин тормыштан зарланган кешене аның ихатасына кунакка чакырыр идем. Зәвык һәм зур тырышлык белән эшләнгән өе, йөрәк җылысын биреп пешергән ризыклары, мең дә бер төрле чәчәк үскән бакчасын килеп карасаң да, үзгәреп кайтып китәсең. Аның янында торганда үзеңнең дә биисең килә башлый. Аягың тыпырдамаса, авызың шапылдамый диләрме әле?! Нәкъ шулай. 

Рәсимә Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев