17 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Тукай районының элеккеге башлыгын хөкем итәләр
Чаллы шәһәр судында хөкем карарын Тукай районының элеккеге башлыгы Фаил Камаевка чыгардылар.
-
Бозлавык һәм көчле җил турында кисәтәләр
18 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә юлларда бозлавык булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Чүп-чарны контейнер мәйданчыкларында җыю кагыйдәләре турында
Напоминаем жителям Тюлячинского района о Правилах складирования отходов на контейнерных площадках.
-
Рөстәм Миңнеханов Питрәч районында кошчылык фабрикасы төзелешен тикшерергә кушты
Питрәч районында яшәүчеләр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка кошчылык фабрикасы төзелеше буенча мөрәҗәгать итә.
-
Казанда үз белдегең белән белдерүләр ябыштырган өчен штрафларны арттырырга телиләр
Казанда реклама кәгазьләрен һәм белдерүләрне законсыз урнаштыруга каршы чараларны катгыйландырырга ниятлиләр. Эшлекле дүшәмбедә тиешле тәкъдим белән административ-техник инспекция идарәсе (УАТИ) башлыгы Артур Мөхәммәтшин чыгыш ясады.
-
Татарстанда йорт чатларының 61 проценттан артыгы MAX мессенджерына күчкән
Татарстанда йорт чатларының 61 проценттан артыгы MAX илкүләм мессенджерына күчерелгән инде. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.
-
Татарстан Республикасында төзелеш фирмасы башлыгы 68 млн салым түләмәгән өчен судка барачак
Татарстан прокуратурасы «СПЕЦДОРСТРОЙ» компаниясенең 41 яшьлек директорына каршы җинаять эшен судка җибәрде.
-
Аягың тыпырдамаса, авызың шапылдамый
Илмира апаның буш вакытын табу авыррак булып чыкты. Иртән килмәгез, эше күп. Кич заказлары бар дигәндәй. Шулай да, вакыт таптык. Илмира апа пешереп торды. Без аны карап эшләттек. Сүзем Теләче районы Казаклар авылында яшәп, райондашларыбызны үзенең тәм-томнары белән сыйлаучы аш-су остасы Илмира апа Хәбибуллина хакында.
-
Теш сызлавын дарусыз җиңеп була
Теш сызлаганда, кул астында кирәкле дару булмаса, нишләргә?
-
Һөнәри бәйрәм котлавы
Хөрмәтле район эчке эшләр бүлегенең участок вәкаләтлеләре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз.
-
«Корстон» га Омскидан яңа директор килде
Казан кунакханә-күңел ачу комплексында генераль директор алышынды. «Контур.Фокус» мәгълүматлар базасыннан күренгәнчә, Илдар Минвәлиевның урынын Татарстан таможнясы башлыгының элеккеге беренче урынбасары Андрей Билюк алды.
-
Хоккей командалары арасында иптәшләрчә очрашу булды
16 ноябрь көнне Теләче боз сараенда Нуриев Самат Хаким улына 60 яшь тулу уңаеннан Арча районы ветераннары һәм Югары Кибәхужа авылы хоккей командалары арасында иптәшләрчә очрашу булды.
-
275 һәлак булучы: Татарстанда юл-транспорт һәлакәте статистикасын әйттеләр
Ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә дөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көнен билгеләп үттеләр. Шуның кысаларында Татарстанда 2025 елның гыйнвар-октябрь айларында төбәк юлларында һәлакәт очраклары статистикасын халыкка җиткерделәр.
-
Татарстан халкын күчемсез милек турындагы мәгълүматларны тикшерергә чакырдылар
Татарстан буенча Росреестр идарәсе гражданнарга, 2025 елның 1 декабрендә срогы бетә торган милек салымнарын түләү алдыннан, БДКМРна үзләренең күчемсез милеге турында мәгълүматны тикшерергә кирәклеге турында искәртте.
-
Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов каймакларның һәм творогның куркыныч булуы турында кисәтте
Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сөт маен (ЗМЖ) алмаштыручы продуктлар куллану куркынычына игътибар итте - мәсәлән, «айлар буе бозылмый торган сметан» яки арзанлы «эремчек»не.