Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алтыда белгән ана телен алтмышта онытмас

2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан республикада, шул исәптән безнең районда да, бик күп мәдәни чаралар үткәрелде. Шулар арасында иң истәлеклесе, иң җитдие, мөгаен, район Советының кече утырышлар залында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендә узган “Түгәрәк өстәл” булгандыр.

Әйткәнне көтеп ятмыйча…

Казан арты районнарының башлыклары, әлеге районнарның башкарма комитеты җитәкчеләре урынбасарлары, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре җитәкчеләре (җәмгысе - ун районныкы) чакырулы иде. Эшлекле сөйләшүгә кадәр районыбыз кунаклары  милли тәрбия һәм белем бирү үзәкләре саналган Теләче авылының 2 нче номерлы “Кояшкай” балалар бакчасында,  Иске Җөри һәм  Теләче урта мәктәпләрендә булып,  биредә милли белем һәм тәрбия бирүнең үрнәкләре белән таныштылар. Нәкъ бер ел элек, әлеге җитди сөйләшү барышында Марат Әхмәтов район башлыкларына мөрәҗәгать итеп һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт биреп: “Әйткәнне көтеп ятмыйк, елны эчтәлекле итик, һәр милләт тоярлык булсын!” - дигән иде. Марат Готыф улы тарафыннан куелган бурыч-максатка безнең район мисалында ни дәрәҗәдә ирешелде соң? Ел югалтуларсыз, уңыштабышлардан гына торганмы?  Телне саклау буенча өстәмә чаралар күрелгәнме? Теләче авылының 2 нче номерлы “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Фәридә Фәннүр кызы Хәсәншина белән үткәрелгән әңгәмәбез әнә шул хакта.

Гаджетлар үзенекен эшли.

Бакчабыз, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  приказы нигезендә, Теләче районында милли мәгариф буенча ресурс үзәге, районның база балалар бакчасы булып санала. Ул күпсанлы республика бәйгеләренең җиңүчесе. Безнең бакчада 143 бала милли тәрбия һәм белем ала. Аларга 13 югары белемле, квалификацияле педагог һәм 18 техник хезмәткәр хезмәт күрсәтә. Төп белем бирүдән тыш, безнең бакчада өстәмә белем бирү түгәрәкләре эшли.  Бүген бакчада үсеп килүче буын өчен бик әһәмиятле  булган  инглиз теле өйрәнелә,  шахмат һәм бию түгәрәкләре балаларның интеллектуаль   үсешен тәрбияләүдә зур роль уйный. Әти-әниләр, шул исәптән рус милләтеннән булган әтиәниләр дә, балаларын китергәндә бу бакчаның татар телендә белем бирүен беләләр. Алар татарлар янында яшәгәч, балаларның татар телен үзләштерүенә теләктәшлек белдерә. Мисал өчен, безнең бакчага чиста рус авылы саналган Шармыш авылыннан рус гаиләсендә тәрбияләнүче бала да йөри. Арада яшь вакытларында татар телен өйрәнмәгәннәренә үкенүчеләр дә бар. Элек балалар бакчага рус телен белмичә килсә, хәзер татар телен белмичә киләләр. Гаджетлар, радио-телевидение тәэсиредер, бүген күпчелек татар гаиләсендә дә баланың теле рус телендә ачыла. Бакчага йөри башлап, берничә ай узгач кына бала татарча аңлый, сөйләшә башлый. Безнең максат - элеге балаларны иркен итеп татарча фикерли һәм сөйләшә торган итеп тәрбияләү. 

Бу хакта тулырак район газетасында.

Фәнил Нигъмәтҗанов .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев