15 февраль 2022 яңалыклары
-
Беренче балага бирелә торган пособие арткан. Аны кемнәр алырга хокуклы?
Әлеге максатка республика бюджетыннан 4 млрд сум акча бүленгән.
-
Сыйныфта уку дәресе үзгә үтте
Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан Теләче урта мәктәбенең 2 “б” сыйныфында уку дәресе бүген үзгә үтте.
-
Җырым аша белсен халкым
Бүген, Теләче үзәк китапханәсендә патриот шагыйрь Муса Җәлилгә 116 ел тулу уңаеннан 5 сыйныф укучылары өчен “Җырым аша белсен халкым” исемле әдәби сәгать үткәрелде.
-
15 февраль- әфган сугышы тәмамланган көн.
Әлеге сагышлы бәйрәм район мәдәният йорты каршындагы обелискка чәчәкләр салу белән башланып китте.
-
“Муса Җәлил һаман безнең арада!”
15 февраль көнне Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Муса Җәлил һаман безнең арада!” исемле әдәби – музыкаль чара үткәрелде.
-
Атна ахырына һава торышы: буранлы һәм җылы булачак
19 һәм 20 февральдә республикада һава температурасы +2-3 градус чигендә тирбәләчәк.
-
Өлкәннәргә ярдәм
Атна дәвамында күпләп яуган кар Теләче районының "Родник" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре өчен шактый мәшәкатьләр тудырды.
-
«Язмышларда Әфган иле яши»
2 февраль көнне Айдар авыл мәдәният йортында китапханә хезмәткәрләре белән берлектә «Язмышларда Әфган иле яши» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде.
-
Югарыга карап йөр: кышның шундый чагы җитте
Табигать «кунагы» – кышны яратабыз, аның 5-6 ай иркенләп яшәвенә дә сүз әйтмибез. Үзе ишетеп үпкәли күрмәсен тагын, ләкин, Кыш бабайга әкренләп котып – Себер тарафларына җыенса да ярый инде. Күңелләребез язга тартыла башлады бит.
-
«Балачак җыры» бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә
«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесенә гаризалар кабул итүне дәвам итә. Бәйгенең максаты — татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, дип хәбәр итә каналның матбугат хезмәте.
-
Тырыш, булдыклы укучыбызга алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез!
3 февраль көнне Казан шәһәрендә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
-
Миләүшә кечкенә савыт ярата
Миләүшә (фиалка) шау чәчәктә утырсын өчен, беренчедән, аны кечкенә савытка утыртырга кирәк. Зур савытта яфракка котыра, үги ботакларын күп җибәрә, әмма чәчәк атмый.
-
Алтыда белгән ана телен алтмышта онытмас
2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан республикада, шул исәптән безнең районда да, бик күп мәдәни чаралар үткәрелде. Шулар арасында иң истәлеклесе, иң җитдие, мөгаен, район Советының кече утырышлар залында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендә узган “Түгәрәк өстәл” булгандыр.
-
Буген Совет гаскәрләренең әфганстаннан чыгарылуына 33 ел тулды
Бу истәлекле көндә дә, гомумән, һәр ел саен 15 февраль көнне күңел яраларын яңартып, интернационалист бурычын үтәгәндә әфган җирендә ятып калган егетләребезне, тыныч көннәрдә сугышта алган яраларыннан бакыйлыкка күчкән асыл егетләребезне искә алабыз. Якташларыбызның батырлыклары да, 9 ел да 51 көн дәвам иткән әфган сугышы да онытылмас.
-
Акчаларга ниләр эшләнә?
Теләче авыл җирлегенә Теләче, Ачы, Екатериновка һәм Комаровка авыллары керә. 1600 хуҗалыкта 4441 кеше яши. Узган ел 51 кеше туган, 46 кеше вафат булган. Теләче җирлегенә кайтып урнашучылар саны 128, башка җиргә күченеп китүчеләр саны 99 булган. 16 төрле милләт вәкиле дустату яши.