Җанөшеткеч фаҗига
Мотоцикл - тотрыклыгы булмаган транспорт чарасы. Мотоцикл белән югары тизлектә идарә итүчеләр машина йөртүчеләр, җәяүлеләр өчен дә бердәй куркыныч тудыралар. Өстәвенә, мотоциклчылар кичке һәм төнге сәгатьләрдә тынычлыкны бозарга да күп сорап тормыйлар. Төнге тынлыкны ярып узган мотоцикл тавышлары, йөртүчеләрнең үзләреннән битәр берәү дә рәхәтлек кичерми, әмма иң аянычы - мотоциклчылар китереп чыгарган юл-транспорт фаҗигалары.
Шундый җанөшеткеч аварияләрнең берсе, дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 19 июль көнне 13.25 сәгатьтә районыбыз биләмәсендә, Казан-Шәмәрдән юлының 72+ 390 чакырымында теркәлде. Питрәч районының Кибәч авылында яшәүче, 1992 елда туган Токранов И.Н. Казан-Шәмәрдән-Теләче юлы буенча “ИЖ Юпитер - 5” маркалы мотоцикл белән хәрәкәт иткәндә, Күкчә юлы чатында Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләренең 9.10, 10.1, һәм 13.9 пунктларын тупас бозып, Казан ягыннан килүче районыбызның Балыклы авылында яшәүче, 2002 елда туган Әхмәтгәрәев А.Р. идарә итүендәге “Лада Гранта” автомобиленә килеп бәрелә. Беренчедән, авария сәбәпчесе куркынычсызлыкны тәэмин итүче тиешле тизлек режимын сакламый, икенчедән, көйләнми торган юл чатында беренчел дәрәҗәдәге юлдагы автомобильгә юл бирми. Шунысы игътибарга лаек, мотоцикл хуҗасының йөртү таныклыгы да, мотошлемы да, эпикировкасы да булмый. Өстәвенә, мотоциклы дәүләт теркәве узмаган. Ул Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 12.26. маддәсенең 1 өлеше буенча, суд карары нигезендә 2020 елның 1 сентябрендә 18 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән була. Әмма мәхрүм ителгәннән соң машина йөртү таныклыгын кабат алмый, соңгы ике елда административ җаваплылыкка тартылмаган. Нәтиҗәдә, авария сәбәпчесе бик авыр тән җәрәхәтләре ала һәм ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатыла.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев