Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Арада безнекеләр дә бар

17 февраль көнне, Казанда “Ак барс” көрәш сараенда “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан оештырылган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча республика ярышлары башланган иде.

Ярышларны ачу тантанасында 2022 елда Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе белән “Казан утлары” журналы тарафыннан үткәрелгән “Мәйдан батырлар өчен” дип исемләнгән  әдәби конкурска нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр арасында безнең райондашларыбыз да бар. Алар: “Исемең өстә булсын”  повесте белән (көрәш буенча республиканың атказанган спорт остасы Наил Хәмидуллинга багышланган)  Нурания Гыйльметдинова һәм “Келәмдә очрашу” хикәясе белән Рашат Низами. Җиңүчеләрне һәм кызыксындыру премияләренә лаек булган әдип-әдибәләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе  президиумы рәисе Марат Әхмәтов  бүләкләде.

Шулай ук әлеге тантанада масакүләм мәгълүмат чараларында  көрәшне актив чагылдырган журналистлар да бүләкләнде.  “Теләче” газетасы журналисты Фәнил Нигъмәтҗанов җирле массакүләм мәгълүмат чараларында  көрәш темасын актив чагылдырганы өчен Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең Дипломы белән бүләкләнде.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев