Ата - аналарга һәрьяклап ярдәм итү «Гаилә» милли проектының төп бурычлары
Ата — аналарга һәрьяклап ярдәм итү, репродуктив сәламәтлек турында кайгырту һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, өлкән буынның актив озак яшәве өчен шартларны үстерү һәм мохтаҗларга сыйфатлы тәрбия бирү - «Гаилә» милли проектының төп бурычлары.
2026 елның 1 гыйнварыннан башлап гаиләдә бер кешегә айлык керем җан башына региональ яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме 8 хезмәткә түләүнең минималь размерыннан ким булмаган гаиләләр түләү алуга хокуклы.
Татарстанда балалы гаиләләр өчен бердәм пособие ата-аналарның (уллыкка алучыларның, опекуннарның/попечительләрнең) берсенә бирелә һәм кайбер шартларны исәпкә алып билгеләнә. Пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм ул Татарстанда балага билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2026 елда ул 15 615 сумга тигез.
Моннан тыш, яңа елдан башлап гаиләнең җан башына туры килә торган кереме хисабында эш бирүчеләр тарафыннан бала туганда яисә уллыкка алынганда бер тапкыр бирелә торган матди түләүләр, шулай ук Курск өлкәсе халкына вакытлыча башка территорияләргә күчерелү белән бәйле түләнә торган айлык финанс ярдәм исәпкә алынмый.
Картлык буенча, туендыручысын югалту яки инвалидлык буенча пенсия алу хезмәт эшчәнлегеннән керем булмауның җитди сәбәбе итеп санала. Исәп-хисап чорының 10 аенда керемнәр булмауның нигезле сәбәпләре булган очракта, нульле керемле гражданнарга бердәм пособие билгеләү кагыйдәсе элеккечә кала. Шулай ук кирәкле минималь керемне билгеләгәндә, хезмәт хакыннан һәм эшкуарлык эшчәнлегеннән алынган керемнәрдән (һәм башка эшчәнлек) тыш,вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие исәпкә алыначак.
Бердәм пособие Фонд тарафыннан, кагыйдә буларак, ай саен агымдагы айда алдагы ай өчен түләнә. Шулай итеп, республика халкы 2026 елның гыйнвар ае өчен яңа кагыйдәләрне һәм индексацияләнгән суммаларны исәпкә алып билгеләнгән беренче түләүләрне февраль башында алачак.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев