12 февраль 2026 яңалыклары
-
Гомере аның моңлы бер җыр иде
Бүген район мәдәният йортында герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан әдәби - музыкаль кичә булып үтте. Ул «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» дип исемләнде.
-
«Яшь мастер»төбәкара чемпионатының муниципаль этабы узды
10-12 февральдә Теләченең 1,2,3 нче балалар бакчалары базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Яшь мастер»төбәкара чемпионатының муниципаль этабы узды.
-
«Татарстан Республикасының Атказанган агрономы» дигән мактаулы исем бирелде
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының 2025 ел эш нәтиҗәләре буенча еллык коллегия утырышы узды.
-
Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов волонтерлар белән дә аралашты
Теләчегә эш сәфәре белән килгән көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов волонтерлар белән дә аралашты.
-
180 мең сумлык эшкә чакыралар
Казанда иң югары түләнә торган вакансияләрнең берсе - натураль косметика җитештерү белән шөгыльләнүче компаниянең баш бухгалтеры. Кандидатка аена 180 мең сумга кадәр тәкъдим итәләр. Бу хакта SuperJob үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре дәлилли.
-
Мошенникларга 7 миллион сум акчасын биргән
Казанда яшәүче бер хатын-кыз мошенникларга 7 миллион сум акчасын күчергән.
-
Укучыны һәм укытучыны ихластан котлыйбыз!
Казан шәһәрендә Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре буенча олимпиада узды.
-
Казанда 62 нче номерлы автобус маршрутын үзгәрткән
Казанда 62 нче номерлы автобус маршруты вакытлыча «Салават Күпере» торак комплексының соңгы тукталышына керми. Сәбәбе юл ябылу, дип хәбәр итә Казанның транспорт комитеты.
-
Нәтиҗәле эшчәнлеге өчен lll дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде
Гостехнадзорнын район бүлеге, 2025 елда нәтиҗәле эшчәнлеге өчен lll дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде.
-
Ата - аналарга һәрьяклап ярдәм итү «Гаилә» милли проектының төп бурычлары
Ата — аналарга һәрьяклап ярдәм итү, репродуктив сәламәтлек турында кайгырту һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, өлкән буынның актив озак яшәве өчен шартларны үстерү һәм мохтаҗларга сыйфатлы тәрбия бирү - «Гаилә» милли проектының төп бурычлары.
-
Казанда ике оешма җитәкчесен мошенниклыкта гаеплиләр
Казанда суд эре мошенниклыкта гаепле дип табылган ике җирле кешегә хөкем карары чыгарды. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.
-
Суд Исус Христоска элекке исемен кире кайтаруны сорый
Казанның Яңа Савин районы суды элегрәк исемен Исус Христоска үзгәрткән җирле кешенең элеккеге паспорт мәгълүматларын торгызу турында карар кабул итте. Бу хакта» Татар-информ » га судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоцияциясенең Мактау билгесе белән бүләкләнде
Теләче муниципаль районының Шәрәфле гражданины, хезмәт ветераны Газизов Мансур Минзарипович «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоцияциясенең Мактау билгесе белән бүләкләнде.
-
Котлыйбыз!
С 6 по 9 февраля 2026 года на базе оздоровительно-образовательного комплекса «Дуслык» прошёл заключительный этап олимпиады по ОБЗР среди учеников 3-8 классов.
-
Татарстанга бозлы яңгырлар килә
Татарстанда җомга көненнән башлап һава торышы җылыначак, температураның 0 градуска кадәр күтәрелүе, шулай ук җепшек кар һәм бозлы яңгырлар явуы көтелә. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ»га шундый фараз белән уртаклашты.