Авыл күрке – мәчет
Һәр татар авылының күрке булып, аның мәчете тора. Мөселманнар тормышында мәчет аерым урын алып тора. Ул — гыйбадәтханә генә түгел, ә төрле вазыйфалар башкаручы җәмәгать йорты да. Исламның башлангыч чорында мәчетләрдә казна саклана, фәрманнар игълан ителә, хакимнәр һәм хәлифәләр халык алдында чыгыш ясый, казыйлар суд тикшерүе алып бара һәм шикаять белән килүчеләрне кабул итә, махсус мәктәпләр барлыкка килгәнче мәчетләрдә укырга-язарга да өйрәтәләр. Мәчетләр каршында беренче уку йортлары барлыкка килә, читтән килгән кеше биредә кунып чыга ала. Кыскасы, мәчетләр дини үзәк кенә түгел, ә мәдәни, сәяси, икътисади һәм иҗтимагый тормыш үзәкләренә дә әверелә. Тарихта да авылларның дәрәҗәсе аның мәчет-мәдрәсәсе булуы белән билгеләнгән.
1883 елда Максабаш авылда 209 хуҗалык булган, ике мәчет эшләгән. Авыл халкы үз көче, үз тырышлыгы белән, авыр булса да, тормышын алып барган , нигездә игенчелек белән шөгыльләнгәннәр.
1909 елда авылда бик зур янгын чыгып, күп кенә хуҗалыклар һәм бер мәчет урынында хәрабәләр генә кала. Ярты авыл янып бетә. Җирле тырыш халык бирешми. Янган мәчет урынына янасын салуга керешәләр. Октябрь инкыйлабына кадэр ул сафка бастырыла.
1913 елларда мәдрәсәдә дин сабагы, математика, шулай ук гуманитар фәннәр укытылган, ә 1919 елда уку җәдитчәгә күчерелгән. Ул вакытта әлифба “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” дип башлана торган була.
Мәчет 1930 елларга кадәр эшләп килә. Колхоз төзелгәч, аны төрле максатларда файдаланалар. Бу елларда дингә каршы көчле пропаганда алып барганлыктан, тиздән аның манарасына кул күтәрүчеләр дә табыла. Үзәктән мәчет манарасын кисәргә әмер бирелә. Манарасын кискәч, ул моңсуланып, кечерәеп калган сыман була. Мәчет бинасы буларак хезмәт иткән бинада 1931 елда башлангыч мәктәп ачыла.
Сон булсада уң булсын дигәндәй, 64 елдан соң 1994 елда кабат мәчет төзелеп, авылыбызга иман нуры иңә. Аның беренче Имам хатибы – Сунгатуллин Мәхмүт Нурулла улы була була. (1994-1997еллар) . 1998 елдан әлеге вазыйфаны (2005 елга кадәр) Гаязов Рәхим Гаяз улы алыштыра.
"Мәчетле авыл, "мин монда" дигәндәй, ерактан ук күренеп тора, мәчет манарасы маяк сыман сиңа юл күрсәтә, мәчетле авыл яныннан үтеп китүе җанга тынычлык бирә" дип яза бит күренекле язучы - драматург Туфан Миңнуллин да. Максабаш авылының яңа төзелгән әлеге мәчете дә әллә кайдан күренеп , олы юлдан узган юлчыларны үзенә дәшеп тора.
2005 елдан - 2021 елга кадәр авылыбызның Имам хатыйбы булып Зарипов Фатыйх Талип улы сайлана. Ул чорда мәчетебезгә яна сулыш өрелеп , аңа капиталь төзекләндерү ясала. Мәчет тыштан кызыл кирпеч белән төрелеп, тәһарәтханә бүлмәсе эшләнелә. Электр һәм җылылык челтәрләре , су системасы , көнкүреш һәм бүлмә җиһазлары яңартыла. Әлеге эшләр мәрхәмәтле авылдашыбыз Зарипов Илдус Фатих улы көче белән башкарыла. Берәүләр сәдака белән , икенчеләре башка кирәк - ярак белән ярдәм итә. Исемли башласаң, кемнәрдер онытылып калыр кебек. Шулай да иман йортын төзекләндерүгә үз өлешен кертүчеләр арасында Шамсутдинова Зәкинә апаны әйтеп китмичә мөмкин түгел. Ул төзекләндерелгән мәчеткә ярдәм йөзеннән өр-яңа келәм бүләк итә. Авылдашларыбызның барысына да Аллаһының мең рәхмәте булсын!
Мәчет барда – иман бар.
Иман барда- бәхет бар, намус бар.
Иман барда – мәкер юк.
Иман барда-хөсетлек юк.
Бу шигъри юллар бик тә туры килә. Авылыбыз мәчетендә һәр көн авыл халкын намазга чакырып, күңелләрне яхшылыкка, чисталыкка өндәп азан тавышы яңгырый. 2021 елдан мәчет эшләрен алып баруны Тимершәех хәзрәт Усманов үз өстенә алды. Ул яшьләргә никах уку, яңа туган балага исем кушу, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату йолаларын бик тә төгәл итеп үти. Күрше авылдан килеп мөгаллимә Гатауллина Фәнзия Мирзанур кызы мәчеттә дини укулар алып бара. Мәчеттә hәрвакыт чисталык hәм пөхтәлек, тәртип булуы да соклану тудыра. Иман йортының ишекләре һәркем өчен ачык.
Ураза вакытларында, Корбан һәм башка бәйрәмнәрдә мәчетебезгә аеруча да ямь керә. Кайчандыр язмышлары читкә алып киткән авылдашларыбыз кунакка кайткач, иң беренче изге эш итеп авыл мәчетләренә килеп хәер-дога кылуларын изгелек итеп саныйлар, намазларда катнашалар. Туганнары рухына багышланган хәер-садакаларын калдыралар.
Мәчетнен бөтен күрке - халык. Гыйбадәт йорты тагын да күбрәк дин кардәшләребезне үзенә тартсын. Яшь буын да, өлкәннәр белән берлектә булып, гамәл-гыйбадәтләрен бергә-бергә үтәсеннәр иде дигән теләктә калабыз.
Лилия Минхаҗева, Алинә Сөнгатуллина, Максабаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев