2 октябрь 2022 яңалыклары
-
Түбән Саурыш авылында «Зирәклек һәм хөрмәт көне» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды
1октябрь - зирәклек, игелек һәм хөрмәт -Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан Теләче мәдәният йорты хзешчәннәре, Түбән Саурыш авылында, «Зирәклек һәм хөрмәт көне» дип исемләнгән бәйрәм концерты уздырды.
-
Авыл күрке – мәчет
Һәр татар авылының күрке булып, аның мәчете тора. Мөселманнар тормышында мәчет аерым урын алып тора. Ул — гыйбадәтханә генә түгел, ә төрле вазыйфалар башкаручы җәмәгать йорты да. Исламның башлангыч чорында мәчетләрдә казна саклана, фәрманнар игълан ителә, хакимнәр һәм хәлифәләр халык алдында чыгыш ясый, казыйлар суд тикшерүе алып бара һәм шикаять белән килүчеләрне кабул итә, махсус мәктәпләр барлыкка килгәнче мәчетләрдә укырга-язарга да өйрәтәләр. Мәчетләр каршында беренче уку йортлары барлыкка килә, читтән килгән кеше биредә кунып чыга ала. Кыскасы, мәчетләр дини үзәк кенә түгел, ә мәдәни, сәяси, икътисади һәм иҗтимагый тормыш үзәкләренә дә әверелә. Тарихта да авылларның дәрәҗәсе аның мәчет-мәдрәсәсе булуы белән билгеләнгән.
-
Көзге чакырылыш 1 ноябрьгә күчерелә
Көзге чакырылышның башлануын 1 октябрьдән 1 ноябрьгә күчерү карары военкоматларның болай да эшләре күп булуы белән бәйле, дип хәбәр итте президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.
-
Икенче зональный җәйге фестиваль - ГТО ярышлары узды
Балык Бистәсендә Икенче зональный җәйге фестиваль - ГТО ярышлары узды. Чарада Балык Бистәсе, Теләче, Лаеш, Питрәч командалары ярышты.
-
Яман шеш соңгы стадияләрендә гына беленә башлый
Мәкерле дошман. Белгечләр елдан-ел тамыр җәйгән яман шеш авыруын шулай дип атый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы китергән саннардан аңлашылганча, Җир шарында ел саен яман шештән 9 миллион чамасы кешенең гомере өзелә. Бу нәрсә белән аңлатыла? Яман чирне алдан кисәтеп буламы? Табиб-онколог, проктолог, хирург Тимур Касыймов шул сорауларыбызга ачыклык кертте.