Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән!

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре! Быел сез һөнәри бәйрәмегезне аеруча рухи күтәренкелек белән каршы аласыз. Районыбыз игенчеләре 24156 гектар мәйданнан 81305 тоннадан артык икмәк суктырып алу бәхетенә ирештеләр.

Һәр гектардан 33,7 центнер иген уңышы алып, амбарларыбызны гәрәбәдәй ашлык белән тулыландыра алдык. Аеруча җаваплылыклары чикләнгән “Август – Теләче”, “Агролак”, “Игенче” һәм “Алан” ширкәте игенче-механизаторларының тырыш хезмәте нәтиҗәсе бу. Аларның уртак тырышлыгы белән басу-кырларыбыздан 34-47 шәр центнер уңыш җыеп алынды. Шунысы сөендерә: елның-елында районыбыз терлекчеләре дә продукция җитештерүне арттыра гына бара.

Гомер-гомергә җир авыл халкының байлыгы саналган. Бүгенге ил, дөньякүләм катлаулы вәзгыятьтә, кризис һәм санкцияләр чорында без районны һәм республиканы көндәшлеккә сәләтле продукция белән тәэмин итә алабыз. Бу исә үз чиратында күп кенә социаль һәм икътисадый мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. Республикада алып барылган аграр сәясәт, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә булышлык күрсәтү белән беррәттән, авылның инфраструктурасын үстерүгә дә юнәлдерелгән. Авыл кешесе дә шул уңай үзгәрешләрне күреп, нәтиҗәле хезмәт күрсәтә.

Мөхтәрәм авыл хезмәтчәннәре! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Яшәеш көче биргән чишмәгә тиң авылның киләчәге сезнең кулларда. Авыр, әмма игелекле хезмәтегез аша зур җиңүләргә ирешергә насыйп булсын!

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев