9 октябрь 2022 яңалыклары
-
Теләче районы яшьләр командасы республика Чемпионы
7-9 октябрь көннәрендә, Казан шәһәрендә, «Форпост» яшьләр оешмаларының республика спартакиадасының зона этабында җиңүче район һәм шәһәр командалары арасында, финал ярышлары утте.
-
Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасында йөзүнең 100 еллыгы ярышлары узды
Әлеге чарада Татарстан Республикасыннан 450 дән артык йөзүче катнашкан.
-
Районда Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына жибәрү өчен гуманитар ярдәм туплау эшләре бара
Хөрмәтле райондашлар, барыбыз да, мөмкинлектән чыгып, булдыра алган кадәр ярдәм күрсәтә алсак бик яхшы булыр иде. Бу эшкә районыбызда эшләүче оешмалар, фермерлар, эшмәкәрләр - барысы да кушыла.
-
Икмәк - муллык билгесе
“Август-Теләче” ширкәте быелгы уракта тулаем 25508 тонна икмәк кереме җыеп, район хуҗалыклары арасында абсолют Чемпион булды. Бер гектардан җыеп алынган иген уңышы 47,1 центнер тәшкил итте
-
Өстенлек - яңа сортларга
“Агролак” ширкәте быел бөртекле һәм кузаклы культуралардан тулаем 8035 тонна икмәк кереме җыеп алды. Бер гектарга күчереп исәпләгәндә 38,2 центнер иген уңышы туры килә.
-
“Игенче”дә игеннәр әйбәт
“Игенче” ширкәте игенче-механизаторларының шулай дип әйтергә тулы хакы бар. Әлеге ширкәт игенче механизаторлары бөртекле һәм кузаклы культуралардан 5282 тонна иген уңышы җыеп алдылар. Бу район буенча дүртенче позиция.
-
Сөт елгалары мул ага
“Алан” ширкәте хезмәтчәннәре сөт җитештерүдә район буенча абсолют лидер. Быел алар агымдагы елның тугыз аенда 4419 центнер сөт савып алуга ирештеләр. Шуның 40377 центнеры дәүләткә сатылган.
-
“Урманнарны саклыйк” Бөтенроссия акциясенә Алан авыл җирлеге дә кушылды
Бу көннәрдә Алан авылында агач утырту чарасы узды.
-
Авыздан начар ис килү – авыру билгесе?!
Әгәр авыздан ис килә икән, табибка күренергә кирәк. Бу җитди авыру билгесе булырга мөмкин.
-
2023 елда БДИ бирү вакытлары билгеле булды
Вакытыннан алда бирү чоры 20 марттан 10 апрельгә кадәр. Төп чоры - 26 майдан 1 июльгә, ә өстәмә вакыт - 6-19 сентябрь.
-
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән!
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре! Быел сез һөнәри бәйрәмегезне аеруча рухи күтәренкелек белән каршы аласыз. Районыбыз игенчеләре 24156 гектар мәйданнан 81305 тоннадан артык икмәк суктырып алу бәхетенә ирештеләр.