“Бай мираслы Теләчем” бәйгесенә
Татар халкы элек- электән үзенең тырышлыгы, булдыклылыгы, һөнәрчелеге, яңалыкка омтылучан булуы белән дан тоткан. Һәр авылның итек басучы, мич чыгаручы, шәл бәйләүче, тимер чүкүче, тәрәзә яңаклары эшләүче, балчыктан, агачтан савыт-саба ясаучы һ.б. осталары булган. Вакытлар үтү, заманча кирәк-яраклар барлыкка килү белән кулдан эшләнгән эйберләрнең күбесе кулланыштан төшеп калган. Мондый осталарның һөнәре буыннан-буынга, атадан-улына, анадан-кызына күчеп барган. Бүген үткәнебезгә борылып карап тарихи мирасыбызны өйрәнү, югалып барган һөнәрчелекне торгызу мәсьәләләре тагын актуальләште.
Бүгенге балаларны һәм үзебезнең бала чакны чагыштырып карыйк. Безнең үзебезнең җирлек, аның табигате белән бәйләп сөйләрлек матур хатирәләребез бар. Без туган якның бик биек булып тоелган тауларында тәгәрәп үстек, туган як чишмәләреннән ятып сулар эчтек. Елга-инешләрнең һәр борылмасы, һәр ташы безгә таныш иде. Әниләребез, әбиләребезгә ияреп йөри –йөри шомырт, балан, гөлҗимеш куакларының кайда үскәнен дә, чикләвек, мәтрүшкә “ояларын” да белеп бетердек. Әбиләр телендә “Урыс тавы” дип йөртелгән тау әкренләп гади генә “Лагерь тавы” дип атала башлады, чөнки анда берничә буын баланы хезмәткә, тәртипкә өйрәткән, “Акчарлак” пионер лагере урнашкан иде. Балачак, үсмер чагыбызның якты хатирәләрен саклаган әлеге тауның да һәр сукмагы, аланлыгы безгә таныш булды. Айва тавының тарихы турында әбиләрнең (әллә чын, әллә ялган?), Алып батыр ял итәргә утырган җирендә чабатасын каккан булган дип сөйләве истә. Бу тау авылдан шактый ерак булса да, комы мич чыгарырга яхшы, дип ат арбасына салып алып кайталар иде. “Урыс тавы”ында “Ак борын” борылышы, “Дальний воз” юлы, Беренче һәм Икенче елгалар дип аталган, Чакрак тавында төбеннән чишмә агучы “Кубыз” елгаларының һәрберсенең дә киләсе буыннарга тапшырырлык үз тарихлары бар.
Авылыбыздагы атамалы урыннар инеш-елгалар белән дә бәйле. Су коенырга без кечерәк вакытта авылыбызга терәлеп үк агучы инешнең “Галиәскәрләр арты”на, үскәчрәк “Инеш белән Мишә кушылган җир”гә, Мишә елгасының Торач елгасы кушылган урындагы “Ташлык”ка йөрдек. Чакрак тавы үзенең ерактан ук ишетелеп, шалтырап, киң булып, ургылып агучы “Шалтырама” чишмәсе белән, “Урыс тавы” Оркыя, Камил, Лагерь һ.б. чишмәләре белән данлыклы. Бүген шушы чишмәләрне карап, чистартып, төзекләндереп торучы авылдашларым булуы сөендерә. Тау-ташларны тишеп чыгып инеш-елгаларга тоташучы, авылдашларымны тәмле сулары белән соендерүче шушы чишмәләр мактауга, атамаларының тарихын өйрәнүгә дә мохтаҗ түгелме соң?
Җиләк өлгерә башлагач, Торач елгасының көтү таптамаган текә урыннарына, авылдашым, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Равилә апа Шәйдуллинаның мәгълүм әсәренә кергән Ялантауга, Чакрак, Урыс тауларына бара идек. Көтү малы күп булганлыктан, печәне дә, җиләге дә мал керә алмаган урыннарда гына булды ул вакытта. Шамил, Шәкүр карак, Кыйгасар, Торач халык телендә елга дип аталсалар да (бәлки алар кайчандыр мул сулы елга булгандыр, ә бәлки кечкенә ерганаклар ташу вакытларында басу сулары ашап тирәнәйгәннәрдер), араларыннан Кыйгасар һәм Торач елгаларында гына чишмә ага. Бу елгалар авыл халкының малларына печән әзерләү, җиләк, гөлҗимеш, шомырт җыю урыны иде. Халык саны кимү, маллар азаю сәбәпле, авыл тирәсендә дә хәзер печән мул булып үсә, алда аталган елгаларга менеп печән әзерләүче сирәк.
Язмамда мин үземә таныш булган, туган ягымдагы атамаларны атап киттем. Ә бит һәр халыкның үз тарихы, гореф-гадәтләре, булган кебек, һәр җирлекнең дә, андагы чишмә, болынлык, тау һәм ерганакларның нинди дә булса вакыйга, шәхес белән бәйле булган үзенә генә хас атамалары бар. Бу атамалар халыкка юнәлешне билгеләргә, җирлектә ориентлашырга да ярдәм иткән. Балачакта җиләккә, чикләвеккә барсак та әниләргә: “Без Торачка җиләк җыярга, яки Ялантауга чикләвеккә киттек”,- дип әйтеп китә идек. Бүгенге буын, яшьләр, балаларыбыз бу атамаларның килеп чыгышын беләме соң? Без үзебез дә аларны онытып барабыз түгелме? Елга-ерганакларның электән халык телендә йөргән атамалары кулланыштан төшеп калып, акрынлап бөтенләй онытылмасмы? Шушы сораулар безне, китапханә хезмәткәрләрен, туган як турындагы белемнәрне алдагы буыннарга тапшыру зарурлыгын аңлап, бәйге игълан итәргә этәрде. Бу бәйге Теләче җирлекара китапханәсенең “Шушы яктан, шушы туфрактан без” иҗади проекты кысаларында “Бай мираслы Теләчем” дип исемләнде. Әлеге бәйгенең максаты – тарихи атамалар, гореф-гадәтләр, һөнәрчелек, туган як тарихы белән бәйле әдәби әсәрләр иҗат итүгә җәмәгатьчелекнең кызыксынуын арттыру, әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, яшьләрне иҗади эшчәнлеккә тарту һәм мәдәни мирасны өйрәнү аша аларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, туган як турындагы белемнәрне җыю, туплау. Бәйге 15 мартта башланып китте һәм 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул Теләче тәбәгенең мәдәни мирасын барлау, ачыклауга юнәлтелгән чәчмә һәм шигъри әсәрләр иҗат итүне күздә тота. Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән. Әдәби әсәрләрне татарча да, рус телендә дә язарга мөмкин.
Хөрмәтле райондашлар, китап укучы, әдәбият белән кызыксынучы, каләм тибрәтүче дуслар, сезне әлеге бәйгедә катнашырга чакырабыз. Бүген әле җирлегебездәге атамаларны белүче, хәтерләүче өлкәннәребез бар, шуңа күрә дә алардан сорарга, белгәнебезне язып кәгазь битенә төшерергә соңга калмыйк.
Наилә Садыйкова, Теләче җирлекара китапханәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев