7 сентябрь 2022 яңалыклары
-
«Могҗизалы яшелчә, могҗизалы җимеш» фото - акциясе өчен
Олы Кибәхуҗа авылыннан Хуҗина Алинә менә Никадәр кабак җыйган 😃😃😃
-
Гражданнарны кабул итте
Бүген, ягъни 7 сентябрь көнне, Теләче мәдәният йортында Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны кабул итте.
-
“Бай мираслы Теләчем” бәйгесенә
Татар халкы элек- электән үзенең тырышлыгы, булдыклылыгы, һөнәрчелеге, яңалыкка омтылучан булуы белән дан тоткан. Һәр авылның итек басучы, мич чыгаручы, шәл бәйләүче, тимер чүкүче, тәрәзә яңаклары эшләүче, балчыктан, агачтан савыт-саба ясаучы һ.б. осталары булган. Вакытлар үтү, заманча кирәк-яраклар барлыкка килү белән кулдан эшләнгән эйберләрнең күбесе кулланыштан төшеп калган. Мондый осталарның һөнәре буыннан-буынга, атадан-улына, анадан-кызына күчеп барган. Бүген үткәнебезгә борылып карап тарихи мирасыбызны өйрәнү, югалып барган һөнәрчелекне торгызу мәсьәләләре тагын актуальләште.
-
Янгын чыгып, өйләренең бер өлеше, мунчалары янып бетә
Хөрмәтле райондашлар, кичә кич, ягъни 6 сентябрь көнне Орымширмә авылында яшәүче Ильдус Авхаловлар гаиләсендә янгын чыгып, өйләренең бер өлеше, мунчалары, өйдәге бар нәрсә янып бетә.
-
Яңа йортлардан торак алучыларга 7 процентлы ташламалы ипотека озайтылырга мөмкин
Яңа йортлардан торак алучыларга 7 процентлы ташламалы ипотека озайтылырга мөмкин. Бу хакта Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин Көнчыгыш икътисади форумында ТАСС хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергән.
-
“Игътибар” - балалар!” дип исемләнгән профилактик чара бара
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, республикада, шул исәптән районда 22 августтан - 11 сентябрьгә кадәр “Игътибар” - балалар!” дип исемләнгән профилактик чара бара.
-
Карбыз ашар чак
Август-сентябрь - карбызга мул чак. Чөнки бу вакытта җылы якларда иң тәмле карбыз өлгерә. Безнең шартларда да карбыз үстерүчеләр бар. Ул да августта җитешә. Ә кайбер илләрдә 3 август - Карбыз көне икән.
-
Хәтерсезлеккә сылтамыйк!
Узган елның 21 гыйнварында Саба районының Иске Икшермә һәм Килдебәк юлының 11+500 нче чакрымында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә “ВАЗ - 211440” автомобиле йөртүченең салондагы алты айлык сабые, хатынының 74 яшьлек әнисе шунда ук һәлак була. Хатыны исә авыр хәлдә Арча районы хастаханәсенә озатыла.
-
Субсидия күләме арта. Кемнәргә?
Халыкның төрле категорияләренә түләүләр күләме 581 сумнан 11900 сумга кадәр булачак.
-
Бакчадагы чәчәкләрне тәртипкә китерәбез
Көзен матурлык яраткан кешенең эше икеләтә арта. Бакчадагы чәчәкләрне тәртипкә китерү дә шактый вакыт таләп итә. Эшне нидән башларга соң?
-
Республикада «Игътибар, балалар!» акциясе дәвам итә
Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә Казан шәһәренең территориаль идарәсенең Саба районы бүлеге башлыгы Ягафарова Г. Н белән берлектә, балаларның юл-транспорт һаләкәтен кисәтү, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган чара узды.