Баландышым минем! (бәйге кысаларында)
Баландышым минем, туган авылым, Урманнары, иркен кырлары...
Баландышым минем, туган авылым,
Урманнары, иркен кырлары .
Шул авылда узды бала чагым,
Усмер чагым, яшьлек елларым.
Баландышым минем, чишмәләрең синең,
Челтерәп ага гомер язымда.
Чишмәләргә карап, җырлар җырлыйм кабат,
Җырлар җырлыйм тагын, тагын да.
Яшлегемдә кулга гармун алып
Болыннарда җырлар җырладым.
Тырлауларга чыгып наза уйнап,
Сандугачлар моңын тынладым.
Баландышым минем, чишмәләрең синең
Челтрәп ага гомер язымда.
Чишмәләргә карап җырлар җырлыйм кабат,
Җырлар җырлыйм тагын, тагын да.
Кулга чалгы алып елгаларда
Печән чаптым, өйдем, моңландым.
Мишә буйларында балык тотып,
Былбыл тавышларын тынладым.
Баландышым минем, чишмәләрең синең
Челтрәп ага гомер язымда.
Чишмәләргә карап җырлар җырлыйм кабат,
Җырлар җырлыйм тагын, тагын да.
Авылымда быел сабан туе
Яше - карты монда җыелган.
Сабантуйга диеп куптән инде
Зур бүләкләр алып куелган.
Баландышым минем, чишмәләрең синең,
Челтерәп ага гомер язымда
Чишмәләргә карап җырлар җырлыйм кабат
Җырлар җырлыйм тагын тагын да.
Сиздермичэ шулай узды яшьлек,
Олгаябыз - җитә картлыгым.
Яшьлегемнең моңын көйли-көйли
Сагынганда җырлар жырлармын.
Баландышым минем, чишмәләрең синең
Челтерңп ага гомер язымда.
Чишмәләргэ карап җырлар җырлыйм кабат,
Җырлар җырлыйм тагын, тагын да
Айрат Сибагатов, Баландыш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев