31 март 2026 яңалыклары
-
Налоговики опровергли слухи о блокировке счетов всех физлиц, не сдавших вовремя 3-НДФЛ
Информация о блокировке после 20 мая счетов всех физических лиц, не сдавших вовремя декларацию 3-НДФЛ, не соответствует действительности. Об этом заявили в пресс-службе Управления ФНС России по РТ.
-
Балалар медицина тикшерүе уздылар
Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында «Теләче үзәк район хастаханәсе»нең табиб-белгечләре тарафыннан балалар медицина тикшерүе узды.
-
Эшлекле сәфәр белән
Эшлекле сәфәр белән, «Талисман» компаниясе халыкара төркеме генераль директоры Ринат Габделәхәт улы Рамазанов һәм Сочи шәһәре татарларының мәдәни автономиясе рәисе Радик Ринат улы Илалов Теләчедә булып китте.
-
Роботлар Казанның Яңа районнарына чыкты
Илтүче роботлар Казанның Яңа Савин һәм Совет районнарында эшли башлады. Беренче тапкыр рободоставка сервисы шәһәрдә 2025 елның декабрендә барлыкка килде - ул вакытта ул Вахитов районында эшли башлаган иде, дип хәбәр итә ТР цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Татарстанда экологик икеайлык Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлана
Татарстанда санитар-экологик икеайлык 1 апрельдә старт ала. Быел ул республикада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин хәбәр итте.
-
Татарстанда 1 апрельдән зур йөк машиналары хәрәкәтенә сезонлы чикләүләр кертелә
Татарстанда 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр кайбер юлларда йөк транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертеләчәк. Чикләүләр гомуми озынлыгы 6,3 мең чакрымнан артык булган 392 участокка кагылачак.
-
#тарихифото рубрикасын дәвам итәбез
2001 елгы район газетасы архивыннан. И.Әхмәтҗанова фотосы.
-
Яңа төзеләчәк футбол манежына исем сайлыйбыз
Районыбызда яңа футбол манежы төзелүен хәбәр иткән идек.
-
2,9 млн рублей при подписании контракта в Татарстане!
В Татарстане – наиболее выгодные условия для подписания контракта.
-
Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә
Район мәдәният йортында урнашкан штабта, махсус хәрби операциядәге егетләр өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.
-
Казанда Россия халыклары спартакиадасы узачак
Казанда 1 августтан 30 сентябрьгә кадәр бөтен ил буйлап иң көчле спортчылар арасында Россия халыклары спартакиадасы ярышлары узачак. Турнир спорт календаренең мөһим вакыйгасы һәм Лос-Анджелестагы 2028 елгы Олимпия уеннарына Россия эчендәге төп сайлау булачак.
-
Гаҗәеп төш (район бәйгесе кысааларында)
Көтмәгәндә Тукай килеп керде төшемә,йөз кырык яшен тутырганда...
-
«Балдан яралган философия — бабам Илдус» (район бәйгесе кысаларында)
Кискен үзгәрешләр заманында яшибез. һөнәрләр үзгәрә. Колак ишетмәгән яңа төр заманча һөнәрләр көзге яңгырдан соң чыккан гөмбәләр сыман, санап бетергесез. Шулар арасында осталык кына түгел, ә сәләт, зирәклек һәм чиксез сабырлык таләп итә торган һөнәрләр дә бар. Умартачылык - шуларның берсе. Ә Аллаһтан умартачылык сәләте - ул осталык кына түгел, ул философ, табиб һәм җирдәге иң нәзберек һәм әһәмиятле экосистемаларның берсен саклаучы, һөнәр иясе. Гомеренең нәкъ 40 елын бал кортларына багышлаган язмамның герое - Хәмидуллин Илдус Нәбиулла улы. Ул - минем бабаем.
-
Чисталык икеайлыгы башлана
Беренче апрельдән республикада торак пунктлары территорияләрен санитар чистарту буенча икеайлык башланачак.
-
Легендар җырчы Илһам Шакиров һәйкәленең авторы һәм урыны билгеле
Казанда РСФСР һәм ТАССРның халык артисты Илһам Шакировка һәйкәл куелачак. Аның инде урыны тәгаенләгән. Һәйкәл «Пирамида» күңел ачу комплексы янындагы Илһам Шакиров скверында урнаштырылачак. Әлеге скверга бөек җырчы исеме узган елның апрелендә Илһам Шакировның тууына 90 ел тулу уңаеннан бирелгән иде. Һәйкәлнең скульпторы – Денис Мельников.