Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Балдан яралган философия — бабам Илдус» (район бәйгесе кысаларында)

Кискен үзгәрешләр заманында яшибез. һөнәрләр үзгәрә. Колак ишетмәгән яңа төр заманча һөнәрләр көзге яңгырдан соң чыккан гөмбәләр сыман, санап бетергесез. Шулар арасында осталык кына түгел, ә сәләт, зирәклек һәм чиксез сабырлык таләп итә торган һөнәрләр дә бар. Умартачылык - шуларның берсе. Ә Аллаһтан умартачылык сәләте - ул осталык кына түгел, ул философ, табиб һәм җирдәге иң нәзберек һәм әһәмиятле экосистемаларның берсен саклаучы, һөнәр иясе. Гомеренең нәкъ 40 елын бал кортларына багышлаган язмамның герое - Хәмидуллин Илдус Нәбиулла улы. Ул - минем бабаем.

Бабам Илдус, Олы Мишә авылында туып, шушында мәктәпне тәмамлый. Кая барырга, нинди һөнәр үзләштерергә,  дигән сораулар белән баш ватмый ул.  Бала чактан мал җанлы егет, үзен хәтерләгәннән бирле кечкенә умарта оялары ясап, умартачы булам дип, хыялланып үсә. 1978нче елның көзендә әлеге хыялы аны Кама-Тамагы районы Теньки авылына алып килә. Биредә Умартачылык һөнәрен  бик яратып үзләштерә ул.  

1979нчы елның иртә языннан Ленин колхозына  практикага кайта. Ә менә, 1980нче  елдан бирегә  Рәүф Галимуллинга ярдәмче итеп билгелиләр аны. 1981-1982нче елларда Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә алына.   Ә 1983нче елның 3 гынварыннан өлкән умартачы буларак,  умарталык эшен үз кулына ала. Һәм шушы умарталыкта 2010нчы елга кадәр намус белән, тырыш хезмәт куеп эшли.

 

    2001 елгы фотолар, Чүнник ишегалды

Бабамның тарихы-тонналап суыртылган бал һәм бихисап диплом, грамоталар  турында гына түгел. Бу табигать белән тыныч диалог турындагы - тарих. Ул умарталыкта “эшләмәде”. Ул шуның белән яшәде һәм бүген дә яши! Аның көне будильниктан түгел, ә бәлки кояшның беренче нуры һәм уянган умарта оялары “гүләвеннән” башлангандыр.  Ул  бүгендә һәвәскәр умартачы. “Заманында, колхоз чорында,  120 баш умартадан киметкән булмады. Ел да күрсәткечләр югары булды, шөкер”,- дип искә ала ул елларны бабам.  3 т 350 кг бал  суырткан еллары да күп була аның. Әйе, шушы тырыш хезмәтен  югары бәяләп, үсендереп торалар аны.

КПССның Саба районы бюросы һәм ТАССР халык депутатлары район Советы башкарма комитеты карары белән Ленин исемендәге колхоз умартачысына социалистик ярышларда югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен " Районның 1984 елның - иң яхшы Умартачысы"дигән мактаулы исем бирелә аңа.  Шул рәвешле, 3 ел дәвамында, әлеге югары күрсәткечләрне, кат-кат дәлилләп  “Иң яхшы Умартачы” титулын саклап калган - Оста Умартачы да әле ул. Шушы алдынгы күрсәткечләре өчен, бабам Илдуска, Чехословакиягә юллама да бирәләр.

Шулай ук, ВЛКСМның Саба районы комитеты 1987-1988нче еллардагы социалистик ярышларда югары күрсәткечләр күрсәткәне өчен Ленин исемендәге колхоз умартачысы Хәмидуллин Илдус Нәбиулла улын “Һөнәре буенча иң яхшы Умартачы” - дигән диплом белән дә  бүләклиләр. Берничә дистә рәхмәт хатлары да аның тырыш хезмәтенә дәлил булып тора.

 Бабам Илдусның, Хезмәт таныклыгын күргәч гүвчем дә “телсез” калдым. Ник дисезме? 40 ел хезмәт стажы  булган бабам, умарталык белән бергә Ленин колхозында да терлек караучы булып хезмәт куя.  2009нчы елдан исә, тана группасы туплап, 10 ел дәвамында Теләче районында савымчылар арасында беренчелекне бирми ул. Һәм шунсында искәртеп китәргә кирәк. Ул безнең Теләче районында бердән-бер ир-ат савымчы да була.  Моңа дәлил булып елда бирелгән район башлыгының диплом, грамоталары һәм рәхмәт хатлары тора.

Ә иң кызыгы шунда,  1 елга 415 смена хезмәт көне чыккан еллары да күп аның.   Ә бу бит, ничә дистә еллар дәвам итә.  Шушы еллар дәвамында, бабам ни бары 40 көн хезмәт ялы алган. Бу чын мәгънәсендә хезмәт каһарманы! Алны-ялны белми, көнне-төнгә ялгап эшләгән, яшьлеген генә түгел, ә бөтен гомерен дә шушы колхоз, районыбыз үсешенә багышлаган кеше ул. Без яшь буын өчен өлге!

Тамчылап җыйган зирәклек, - дияр идем мин аның сабырлыгы һәм ыхтыматлыгы турында. Ул бүген лаеклы ялда булса да, тик тормый. Каралты-курасы тулы эре маллары да, берничә дистә умарталары да бар.

 Аның умарталыгы, без-оныклары өчен, тулы бер галәм. Бал бит ул, бозылмый торган мирас. Ул бездә дә, шушы һөнәргә мәхәббәт тәрбияли, шушы хезмәтнең серләренә төшенергә ярдәм итә.  Мин шәхсән үзем дә, бабамның һөнәрен төпләп, ныклап өйрәнүне үз алдыма максат итеп куям. Чөнки, без нәсел дәвамчылары, ә киләчәк безнең кулларда.

Язмамны йомгаклап шуны әйтәсем килә. Минем Бабам  чын Хезмәт батыры. Ул безгә барыбызга да өлге, үрнәк кеше. Әнием Нурия, гел горурланып әйтергә ярата: “Кая гына барсам да, өлкән буын кешеләре, умартачы Илдус кызы мени әле син?”, -дип сорагач, күңелдә горурлык хисе уяна ди. Чыннан да, мин дә шушындый умартачы оныгы булуым белән чиксез Горурланам!

Бабамның ярдәмчесе – мин. 2025 ел

Бәширов Ислам, “Репортер” түгәрәге, Олы Мишә мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев