Балыклы авылында балалар өчен күңелле бәйрәм узды
Кичә Балыклы авылында балалар өчен бик күңелле бәйрәм булып узды - кечесе, олысы рәхәтләнеп ял итте.
- Шундый матур чараны оештырган мәдәният йорты мөдире Илфат Вәлиәхмәт улына, төрле күңелле уеннар оештырган аниматор Раушаниягә, телеңне йотарлык пылау белән сыйлаган Азат Исмәгыйлев белән Динар Нурисламовка, тәмле мороженое бүләк иткән Кәримовлар гаиләсенә, хезмәте, ярдәме кергән һәммә кешегә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Тизрәк сугыш афәтләре туктатылып, күкләребез тыныч булып, барчабызга да сау-сәламәт яшәргә язсын, – дип хәбәр иттеләр әлеге авылдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев