27 июль 2026 яңалыклары
-
Юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды
Бүген, ягьни 27 июль көнне, юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе рәисе Илнур Хамидуллин җитәкчелегендә, чираттыш тыш утырыш булып үтте.
-
Онытырга хакыбыз юк!
24июль көнне иртәдән күкне каплаган тоташ болыт, «ишеп» яуган яңгырны күргәч, кәеф бераз кителгән иде. Озак та үтми болытлар “сыекланып”, көн яктырып китте.
-
Теләче районында үлемгә китергән юл һәлакәте теркәлде
25 июль көнне 13.35 сәгатьтә Арча - Теләче юлының 33 чакрымында “Форд - Фокус” автомобиле йөртүчесе “Узып китү тыела” зонасында, алда барган машинаны узып китү өчен, Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләренең 1.3, 9.1, 10.1 пунктларын бозып, каршы як полосага чыга һәм каршыга килүче “Лада гранта” автомобиле белән бәрелешә.
-
Теләчедә «Ура, авылга!»проектның ябылу тантанасы узачак
Өч ел районыбыз авылларында «Ура, авылга!» сменаларында катнашкан балаларны һәм барлык теләүчеләрне 30 июль көнне проектның ябылу тантанасына чакырып көтеп калабыз.
-
Татарстанда бер атна эчендә йомырка бәясе кимегән
Татарстанда кайбер продуктларга бәяләр бер атна эчендә төште. Мәгълүматлар белән Татарстанстат уртаклашты.
-
Казанда 2026 елда ачуга караганда күбрәк бизнесны япканнар
Ел башыннан Казанда 10,1 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты үз эшчәнлеген туктаткан. Шул ук вакытта яңа ачык бизнеслар саны 8,1 мең субъект тәшкил иткән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләде. Аның сүзләренчә, бизнесларны ябуның бер сәбәбе - кредитлар буенча югары ставкалар.
-
Казанда Сөембикә манарасын төзекләндерәчәкләр
2026 ел ахырына кадәр Казан Кремлендә Сөембикә манарасы нигезен ныгыту эшләре башкарылачак-бу ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектының хәзерге хәлен теркәп барырга тиеш.
-
Гуманитар ярдәм белән машина юлга кузгалачак
31нче июль көнне Луганск юнәлешендә булган 1234нче полк егетләренә гуманитар ярдәм белән машина юлга кузгалачак.
-
Теләчедә, һава десанты гаскәрләре көне уңаеннан чара узачак
Хөрмәтле райондашлар! 2 август - Һава десанты гаскәрләре көне уңаеннан, 10:00 сәгатьтә Теләче авылында урнашкан Хәрби Дан аллеясында, район житәкчелеге катнашында, чара узачак.
-
Фоат Шайдуллин истәлегенә көрәш турниры узачак
Орымширмә авылында РСФСРның спорт остасы Фоат Шайдуллин истәлегенә көрәш турниры узачак.
-
Пассажирлар транспортына тикшерүләр үткәреләчәк
Несмотря на регулирование перевозки пассажиров легковыми такси в соответствии с Федеральным законом недобросовестные перевозчики продолжают перевозить пассажиров с нарушениями требований закона, а некоторые из них переходят в ряд «нелегальных» перевозчиков, осуществляя перевозку пассажиров на транспортных средствах без соответствующего разрешения и без опознавательных знаков легкого такси.
-
Әкълимә Кыямова: “Чәчәкләр арасында, күңел җылысы алып, шуларга куанып йөрим”
Матурлык яратучы, язга чыгуга өй тирәсен, ишегалдын чәчәкләргә күмүче райондашларыбыз бик күп. Шуларның берсе - Ачы авылыннан Әкълимә апа Кыямова. Безнең редакция уздыра торган бәйгеләрнең даими катнашучысы. Үзенең тынгысызлыгы, активлыгы нәтиҗәсендә ел саен җиңүчеләр рәтендә ул.
-
Балыклы авылында балалар өчен күңелле бәйрәм узды
Кичә Балыклы авылында балалар өчен бик күңелле бәйрәм булып узды - кечесе, олысы рәхәтләнеп ял итте.
-
Казанда кабат сиреналар яңгырады
Казанда ракета һәм пилотсыз куркыныч режимы кертелү сәбәпле, һава тревогасы игълан иттеләр. Тиешле мәгълүмат шәһәрдә тавыш көчәйткеч аша яңгырады.
-
Татарстанда һава температурасы +36 градуска кадәр күтәреләчәк
Татарстанда 27 июльдә алмашынучан болытлы һава урнашачак. ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, көндез кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар явачак, боз явуы да ихтимал.