Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Батырлык дәресләре”ндә очрашырбыз әле

Килешәсездер, быел Ватанны саклаучылар бәйрәмен бөтенләй башка хискичерешләр белән каршы алабыз. Сугыш җилләре безнең буынга беркайчан да кагылмас кебек тоела иде.

Егетләребез дә Армия сафларында тыныч кына хезмәт итеп кайтакитә тордылар. Ничектер, һаман шулай дәвам итәр кебек тоелды. Шулай булуга карамастан, Армиядә хезмәт иткән егетләребезнең дәрәҗәсе һәрвакыт зур булды. Без, педагоглар да, киләчәк буынга патриотик тәрбия бирүдә аларны һәрвакыт балаларга үрнәк итеп сөйлибез. Яшь буынны кыю, батыр әтиләре - кичәге, бүгенге солдатлар үрнәгендә тәрбияләргә тырышабыз. Шуны истә тотып, балалар бакчаларында да һәр елны Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ир-егетләребезгә багышланган бәйрәм чаралары үткәрелеп килә. Очрашуларда әтиләребезнең күркәм якларын балаларга үрнәк итеп куябыз.

Бүгенге көндә безнең Олы Мишә гомумбелем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә барлыгы унтугыз бала тәрбияләнә. Шөкер, барысы да әтиле-әниле гаиләдән. Күпчелек әтиләребез Армия сафларын узган, уллары өчен менә дигән үрнәк ир-егетләр. Бүгенге көндә дүрт баланың әтисе махсус хәрби операциядә катнаша. “Солдатка хат” акциясенә кушылып, “Ватанны саклаучылар көне” уңаеннан без аларга хатлар язып җибәрдек. Үзебезгә дә җавап булып рәхмәт сүзләре килеп иреште. Балалары, гаиләләре белән бергә без дә аларның җиңеп, исән-сау туган якларыбызга әйләнеп кайтуларын көтәбез. Барыбызның да теләге бер: дөньяда кабат тынычлык урнашса иде. Хәзерге вакытта кайнар нокталарга улларын озатырга мәҗбүр булган әтиәниләргә, ирләрен көтүче яшь әниләргә, аларның гаиләләренә сабырлык теләргә генә кала. Кайларда гына булсалар да, безнең дә күңелләр алар белән. Без, һичшиксез, якын киләчәктә “Батырлык дәресләре”ндә дә очрашырбыз әле.

Дамирә Миннебаева, Олы Мишә урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев