Бер чыктан, икенче чыкка кадәр эшлиләр
Районыбыз кырларында тулы куәткә урып-җыю эшләре бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенннән 12 август иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 9001 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган. Планга карата эш үтәлеше - 41%.Тулаем икмәк кереме - 27мең тонна. Бер гектарга күчереп исәпләгәндә, 30 центнер иген уңышы туры килә.
Бу күрсәткеч “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгында - 34,2, “Алан” акционерлык җәмгыятендә - 33,5 центер тәшкил итә. Җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте кырларында урып - җыю эшләре белән беррәттән, көзге чәчү эшләре дә уңышлы бара. Мисал өчен, әлеге ширкәт игенче - механизаторлары 12 августка 960 гектар мәйданда көзге рапс культурасы чәчеп өлгерделәр. Район хуҗалыклары тарафыннан урып - җыю эшләреннән тыш, төп эшкәртү, суктырып алынган мәйданнардан салам җыю кебек агрочараларга да зур игътибар бирелә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 12 августка алынган мәгълүматларга караганда район буенча 1271 гектар мәйданда төп эшкәртү эшләре башкарылган, 791 гектардан 1250 тонна салам җыеп алынган.

12 август көнне, иртәнге сәгатьләрдә, без, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәте кырларында булып, урып-җыю эшләренең барышы белән танышып кайттык. Бөртеклеләрне 1805 гектар мәйданда игүче әлеге хуҗалык комбайнчылары уракка 2 август көнне төшкән. Бөртекле культураларның 482 гектарын көзге бодай, 280 гектарын арыш тәшкил итә. Борчак 120 гектарда игелгән.Соңгы елларда әлеге хуҗалык техник культура булып саналган көнбагышны мулдан игә. Быел үзен 738 гектар мәйданда чәчкәннәр. Берничә ел рәттән, шәткелеләр, кукурузны бөртеккә үстерү юнәлешендә дә уңышлы эшләп киләләр. Быел бөртеккә игелгән кукуруз мәйданнары 250 гектар. Җыеп алынган иген кырларының мәйданы - 440 гектар. Планга карата эш үтәлеше 28%. Уртача иген чыгышы 31,5 центнер тәшкил итә.

Без хуҗалыкка килгәндә, комбайнчылар - Илфат Габдуллин (“АКРОС - 585”маркалы комбайн белән), Владимир Мазарченков (“АКРОС - 530” комбайны белән) һәм Василий Архипов (“АКРОС - 585” комбайны белән) 168 гектарда игелгән “Скипетр” сортлы көзге бодай басуын суктыралар иде. Алар суктырган икмәкне “КамАЗ” шоферы Әхмәттгали Нургалиев белән БТЗ тракторын иярләүче Ренат Галимҗанов түкми - чәчми ындыр табагына ташып торалар. Кырчылык бригадасы бригадиры Илшат Габдуллин әйтүенчә, егетләр зур өлгерлек күрсәтеп эшлиләр, өзеклек тудырмыйлар икән. Илнур Сөнгатов исә янгын сүндерү машинасы белән кизү тора. Бүген алар көзге бодай суктыруны тәмамлап, борчак басуына күчәчәкләр. Соңгысына, тизрәк өлгерсен өчен киптергеч препарат сиптергәннәр. Аннары, арыш, арпа, солы ише культураларныурып - җыю эшенә керешәчәкләр.
Хуҗалык җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдинов белдергәнчә, әлеге кырда һәр гектардан җыеп алынган уртача иген чыгышы 33 центнер тәшкил итә. Ә яңа, супер элиталы “Граф” сортлы көзге бодайның һәр гектарыннан 42 центнер уңыш җыеп алганнар. Азактан ул:
-
Иген басулары бер - бер артлы өлгереп килә. Комбайнчыларыбыз тәҗрибәле, үз эшләренең осталары. Һәркайсы ел дәвамында берничә техникада хезмәт куя. Берсен алып, икенчесен куя торган түгел. Кырда бер чыктан, икенче чыкка кадәр эшлиләр. Хуҗалыкта авыл хуҗалыгы техникасын һәм тагылма машиналарны яңатуга зур игътибар бирәбез. Илфат хезмәт куя торган “АКРОС - 585” комбайны белән Әхмәтгали ашлык ташый торган “КамАЗ” автомобиле өр - яңа. Хәзер авыл хезмәтчәннәре өчен көннәрнең коры торуы, булган икмәкне түкми - чәчми җыеп алу мөһим. Бу эштә мин хезмәттәшләремә исәнлек, хәерле, җитештерүчән хезмәт телим, - дип белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев