Беръюлы өлгерде
Бүген районда бөртеклеләрне тулысынча җыеп алуга ирештеләр. Районыбыз игенче механизаторлары 81137 тонна ашлыкны амбарларга урнаштырды. Быел иң мул ашлык - җаваплылыгы чикләнгән “Август-Теләче” ширкәтендә! Икенче һәм өченче урыннарда “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы белән “Алан” акционерлык җәмгыяте. Хәзер бөтен көчне кукуруздан силос салу, техник культураларны суктыру, туфрак эшкәртүгә юнәлтү бурычы куела. Шулай да быелгы җәй туктаусыз яуган яңгырлары белән истә калыр. Икенчедән, игеннәр барысы да беръюлы өлгерде.
- Шуңа да эш бүленешен көйләүдә беркадәр кыенлыклар булды, - ди “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы баш агрономы Фаил Фәсхиев.
Беренчедән, әлеге хуҗалык быелгы уракны районда беренче булып төгәлли алды, икенчедән, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 41 центнер, тулаем 25580 тонна уңыш җыеп, иген муллыгы буенча район хуҗалыклары арасында барган ярышта икенче урынны яулады. Әлеге муллыкны җыеп алуда комбайнчылар - Данияс Гайнетдинов, Наил абый Гарифуллин, Ильмир Галимов һәм Фәрит Фәләховлар зур тырышлык куйган. Алар суктырган ашлыкны түкми-чәчми ындыр табагына ташуда шоферлар - Хәйдәр Нәҗипов, Райнур Гыйльфанов, Илнур Фәсхиев зур өлгерлек күрсәтеп эшләгән. Ындырга ашлыкны оператив рәвештә кабул итеп, чистартып, киптереп сатуга чыгаруда һәм бураларга салуда биредә хезмәт куйган ашлык киптерүче Илсур Фәттахов (КЗС-20 ашлык киптергече белән), симәнә әзерләүче Илгиз Фәттахов (“Пектус”) ашлык чистарткычы белән) ашлыкны беренчел дәрәҗәдә чистартучы Фәнис Гарифуллин (МПО-100) һәм шофер Таһир Гайнетдиновның роле гаять зур булган. Хуҗалык 214 гектарда көзге чәчү эшләре башкарган. Бу эшнне кыска срокта һәм югары сыйфат белән Илнур Шәрипов (МТЗ-1221 тракторы белән) белән чәчүче Фәнис Гарифуллин башкарып чыккан. Хуҗалыкның бөтреклеләрдән мул уңыш үстереп алуында аларның да өлеше гаять зур.
- Уңышның сере нидә? - дигән соравымны Фаил туган: ”Тоташ яуган яңгырлар артык зыянлы булды димәс идем. Беренчедән, кулланган минераль, бигрәк тә сыек ашламаларның тәэсире нәтиҗәле булды, хәтта узган ел керткән ашламалар да “эшләде”. Икенчедән, урак барышында арендага суктыру комбайны алып торуыбыз безне отышлы итте. Үзебенекеләргә генә ышанып торсак, югалтулар да, чыгымнар да аеруча күп булачак иде”, - дип җаваплады.
Болардан тыш, баш агроном мул иген уңышының серен бөртеклеләрне иртә чәчүдә, чагыштырмача яңа “Туман” сиптергечен нәкъ менә кирәк вакытта һәм нәтиҗәле куллануда, җир мәйданнарын көздән сыйфатлы итеп эшкәрүдә, тирәнәйтүдә, кукуруз мәйданнары өчен сукалап калдыруда күрә.
Төп кыенлык - эшче көчләр, игенчемеханизаторларның җитешмәвендә ди - Фаил әфәнде. - Хәзер хезмәткә түләүне генә арттырып, йорт салып биреп кенә яшьләрне авылда калдырып булмый. Мөгаен, моны тирәнтен өйрәнеп, ил җитәкчелеге югарылыгында хәл итү кирәктер. Хуҗалыкларда эшне оештыруда төп кыенлык шунда! Бүген хуҗалык механизаторлары кукуруз силосы сала. Ул 235 гектарда игелгән. Шуның чиреген җыярга өлгергәннәр инде. Шуннан 1930 тонна силос салганнар. Бер гектарга күчереп исәпләгәндә 467 центнер уңыш туры килә. Ильмир Галимов “Полесье” комбайны белән туратып төягән кукуруз массасын курганнарга Хәйдәр Нәҗипов, Илнур Фәсхиев һәм Райнур Гыйльфановлар ташый. Һәркайсы коры, җылы көннәрнең кадерен белеп калырга тырыша. Җәен әлеге уңганнар тарафыннан 7400 тонна сенаж, 900 тонна печән әзерләнгән. Хуҗалык районда бердәнбер бәрәңге игүче хуҗалык. Ул 4 гектарда игелгән. Һәр гектардан җыеп алынган уңыш чыгышы 200 центнер тәшкил итә.
Фәнил Нигьмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев