13 октябрь 2025 яңалыклары
-
Якташларыбызга гуманитар ярдәм илтеп тапшырдылар
Якташларыбызга гуманитар ярдәм илтеп тапшырдылар. Алар район халкына олы рәхмәтен җиткерде.
-
Ире яки хатыны үлгәч пенсияне ничек ала башларга икәнен аңлаттылар
Пенсия күләме югарырак булган ире яки хатыны үлгәннән соң, тол калган ире яки хатыны аныкына дәгъва кыла ала.
-
Иң салкын төн җомгага туры киләчәк
Татарстанда уртача җылы һава торышы көтелә, әмма явым-төшем атна буе була, дип фаразлана. Сишәмбе иртән төбәктә урыны белән яңгыр көчәергә мөмкин.
-
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге ел башыннан бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие түләүгә 544 миллион сумнан артык акча җибәрде
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге агымдагы елда әлеге максатчан түләүләрне финанслауга 544 миллион сумнан артык акча юнәлткән.
-
Татарстанда 2025 ел башыннан ана капиталы чаралары ярдәмендә 15 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшырткан
Ел башыннан Татарстанда яшәүче 19167 гаилә ана капиталы хисабына торак шартларын яхшырткан. 15507 гаилә акчаны торак кредитлары (заемнар) өчен түләгән, ә 3660 гаилә торак сатып алуга һәм төзүгә (заем акчаларыннан файдаланмыйча) кулланган.
-
Яктылык кайтару элементларын кулланыйк!
Яктылыкның кыска, караңгылыкның озын вакытлары башланды.
-
Юбилее белән тәбрикләделәр
Бүген район башлыгы Айрат Фатхуллин волонтёр кызлар белән очрашты.
-
Музыкаль спектакльдә чыгыш ясадылар
12 октябрь көнне Субаш авыл клубы каршында эшләп килүче «Нардуган» халык керәшен фольклор ансамбле Казан шәһәре Чулпан мәдәни үзәгендә, «Мин-җан-туфрак» дигән музыкаль спектакльдә чыгыш ясады.
-
4 меңнән артык татарстанлы аз хәрәкәтләнүче гражданнарны дөрес карарга өйрәнде
Укыту комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре базасында алып барыла.
-
«Татарстан Республикасы шәхси Кубогы» ның сайлап алу этабында катнаштылар
12 октябрьдә «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү (профильле) үзәге» бадминтончылары командасы яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында «Татарстан Республикасы шәхси Кубогы» ның 3 нче туры сайлап алу этабында катнашты.
-
Гөлҗимеш җыеп кал
Беренче кыраулар төшү белән гөлҗимешләр балланып китә. Бу көннәрдә гөлҗимеш яратучылар аларны җыя, киптерә.
-
Авыл яшьләр белән матур
Бүген фермаларда, басу-кырларда эшләргә кеше җитешми. Уку йортын әле генә тәмамлаган белгечләр дә авылга эшкә кайтабыз дип ашкынып тормыйлар. Хәтта юллама белән җибәрелгәннәре дә, уку йортын тәмамлагач, шәһәрдә төпләнеп калуны кулай күрә. Әти-әниләрнең дә, дәүләтнең дә аларны укытуга киткән акчалары әнә шулай җилгә оча. Узган гасырның туксанынчы елларындагы, икемеңенче еллардагы вәзгыять әле дә булса дәвам итә.
-
Беръюлы өлгерде
Бүген районда бөртеклеләрне тулысынча җыеп алуга ирештеләр. Районыбыз игенче механизаторлары 81137 тонна ашлыкны амбарларга урнаштырды. Быел иң мул ашлык - җаваплылыгы чикләнгән “Август-Теләче” ширкәтендә! Икенче һәм өченче урыннарда “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы белән “Алан” акционерлык җәмгыяте. Хәзер бөтен көчне кукуруздан силос салу, техник культураларны суктыру, туфрак эшкәртүгә юнәлтү бурычы куела. Шулай да быелгы җәй туктаусыз яуган яңгырлары белән истә калыр. Икенчедән, игеннәр барысы да беръюлы өлгерде.
-
«Бер күрешү - үзе бер гомер»дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар
Урта Мишә авыл клубында Олы Мишә җирлеге үзешчәннәре «Бер күрешү - үзе бер гомер»дигән концерт программасы белән чыгыш ясады.
-
Сорауга - җавап
ВОПРОС: С какого момента обязательство заёмщика по возврату задолженности считается исполненным?