Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Без сугышны әле онытмадык

Онытмадык илнең яраларын, Тарих инде болар димәдек, Сугышларның авыр хатирәсен, Йөрәкләргә салып төйнәдек!

    Бөек Ватан сугышының тынганына 78 ел үтеп бара.  Мин  үзем  дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, минем күз  алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим калган сабыйлар килеп баса. Әйе,рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. 1941 нче елның 22 июнендә фашистлар Германиясе безнең илебезгә каршы сугыш башлый...Япь-яшь егетләр, кызлар туган җирләрен  саклау өчен фронтка китәләр. Бөтен авыр тормыш хатын-кызларга, карт-корыларга, әле беләге дә ныгып җитмәгән яшүсмерләргә кала.

      Бөек Ватан сугышында Саба районы  Олы  Мишә авыл советы территориясеннән 286 кеше катнаша. Шуларның 56 сы утны-суны кичеп, зур җиңү яулап,туган якларына әйләнеп кайта. Олы Мишә  авылыннан -65, Түбән Саурыштан- 68 кеше,Җәнәй  авылыннан- 23,Олы Саурыштан -75 кеше ил азатлыгы өчен барган авыр сугышта  һәлак була.

      Ватан сугышына алынучылар арасында минем дә бабам-Сәмигуллин Бикмулла Сәмигулла улы да  була.

 

    Ул 1924 елда Саба районы Олы Мишә авылында туган. Балачагы, үсмер еллары мохтаҗлыкта, әтисез үткән. Аңа укырга да насыйп булмый, 5 класс белем белән генә кала. 18 яше тулгач, 1942 елның августында бабамны сугышка алалар. Ул җәяүле гаскәрләр сафына эләгә. Курс дугасында, Сталинград янындагы каты сугышларда катнашырга туры килә аңа. Курс дугасында сугышканда кулы бик нык яралана. Сугыш кырыннан бабамны өйрәтелгән эт алып чыга. Этнең гәүдәсенә бинтлар, дарулар тутырылган санитар сумкасы бәйләнгән була. Сәламәтләнгәч, аны Сталинград өчен барган хәлиткеч сугышка җибәрәләр. Бу сугышта, янында гына бомба шартлап, 2 иптәше шунда ук һәлак була, ә бабам снаряд чокырында аңына килә. Бу юлы аягы бик нык яраланган, сөякләре чәрдәкләнеп беткән була. Аны госпитальгә салалар. Аңына килгән арада ике хирургның сөйләшүе колагына ишетелә. Яшь хирург:-Вакыт бик тыгыз, яралылар бик күп, бу кадәр чәрдәкләнгәнне җыеп булмаячак, әйдә аягын кисик,-ди. Карт хирург:-Юк, кисмибез, бик яшь бит әле. Аның авылына кайтасы бар, өйләнәсе бар, балалар үстерәсе бар-,ди. Операцияне ясыйлар, ул уңышлы чыга. Язмыш бабама мәрхәмәтле була, яраланса да, 1944 елның гыйнвар  аенда исән-имин туган авылына ашкынып кайта. Аңа бирелгән орден һәм медальләр бабамның батырлыклары турында сөйли.

  Сугыштан кайткач,авылда тырыш хезмәт куя. 1947 елда авылның  уңган,булган,матур кызы Нуруллина Мауҗуда белән   тормыш корып җибәрәләр.

  Беренче уллары Фәнил туа, ләкин ул гомерле булмый. Икенче булып туган уллары Шамил дә егет булгач, армия сафларында хезмәт иткәндә билгесез шартларда үлә. Күп кайгылар күрсәләр дә, калган 7 баланы Мауҗуда әбием белән Бикмулла бабам дөрес тәрбия биреп, хәләл хезмәт көче белән яшәргә өйрәтеп үстерәләр, олы тормыш юлына чыгаралар.

  Бикмулла бабам бик тырыш, эш сөючән, туры сүзле, ярдәмчел була. Шуңа да аны авылдашлары авыл советы рәисе вазифасына сайлап куялар. Ул вакытта тормышлар бик авыр. Кемнең ашарына җитми, кемнең кияренә киеме, ягарына утыны юк, кемнең өе бик иске- барысы да аңа килә. Ул берсен дә кире какмаска тырыша, кулыннан килгәнчә һәммәсенә булыша. Яралары бик борчыгач, сәламәтлеге  какшау  сәбәпле, башка эшкә күчә. Лаеклы ялга  чыкканчы, авылның ындыр табагында тырышып хезмәт итә.

    Аңа барлык авылдашлары бик рәхмәтле. Лаеклы  ялга  чыккач та тик ятмый әле ул. Үзлегеннән өйрәнеп, дин юлына баса, авылыбызның мөхтәрәм мулласы  була, авылдашларын да дин юлына тарта.  Хәрәкәттә бәрәкәт дип, җәй буе үзе утырткан җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасыннан кайтып керми. Һәр эшен җиренә җиткереп эшләргә өйрәнгән бабамның бакчасы ел да мул уңыш бирә, уңыштан күрше-тирәләргә дә  өлеш чыга. Уңган, юмарт бабам белән мин горурланам, аның шикелле булырга омтылам. Ярый әле бабам сугыштан исән кайткан. Ул кайтмаган булса, мин бу дөньяга тумаган булыр идем. Мине бабайга охшаган диләр.

   2002  нче елның декабрендә сугышта алган яраларыннан озак авырып, бабам вафат була. Шушы матур , мул тормышыбыз өчен без аңа бик рәхмәтле!

 Без ел саен 9 май- Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр  таккан  чал чәчле ветераннарыбызны күргәч , безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Шушы матур, мул,тыныч тормышыбыз  өчен  без аларның алдында баш иябез! Аяз күкләр  күкерт исенә манылмасын, кошлар сайраудан   туктамасынннар, илләр тыныч-имин  булсын иде! Үз гаиләмнең бу җиңүгә өлеш кертүенә мин бик горурланам!

                            Картаймагыз,әле ветераннар,

                            Илгә дан китергән изге җаннар!

                            Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

                            Сезгә тиеш әле бик күп назлар!

Гилманов  Илхан, Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбе.  Җитәкчесе: Гыйниятуллина Нурсәнә Мөхәррәмовна.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев