4 май 2023 яңалыклары
-
Тантаналы чарада катнаштылар
Бүген, ягъни 4 май көнне, Теләче муниципаль районы делегациясе Казан шәhәренең Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәуләт опера hәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнаштылар.
-
Яшь журналистлар бәйгесендә катнаштылар
Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Россиядә педагог һәм остаз елына һәм Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Мин-журналист-2023» II Республика күләм яшь журналистлар бәйгесендә катнаштылар.
-
Россия Социаль фондының территориаль органнары эшен камилләштерү: мәсьәләләр һәм тәкъдимнәр
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегендә Россия Социаль фонды идарәсе рәисе Сергей Чирков җитәкчелегендә фондның территориаль органнары эшен камилләштерү Советының беренче утырышы узды.
-
Дроннар куллану катгый тыела
Хөрмәтле райондашлар, игътибарлы булыгыз - рөхсәтсез очкан пилотсыз аппаратлар өчен штрафлар каралган.
-
Быел да язылучылар арасында бүләкләр уйнатылачак
Почта бүлекчәләрендә яисә хат ташучылар аша “Теләче”район газетасына язылып калырга ашыгыгыз!
-
Солдатка ярдәм
«Солдатка ярдәм» проекты кысаларында мобилизацияләнгән райондашларыбызга ярдәм итү йөзеннән, Алинә һәм Саба ягына чыгып китә торган яктагы Супер маркетта, Дуслык кибетләрендә кәрҗиннәр урнаштырылган иде.
-
Мөбәрәкшиннар гаиләсе акциягә кушылды
Баландыш авылыннан Мубаракшиннар гаиләсе «Үз агачыңны утырт» акциясенә кушылды.
-
Без сугышны әле онытмадык
Онытмадык илнең яраларын, Тарих инде болар димәдек, Сугышларның авыр хатирәсен, Йөрәкләргә салып төйнәдек!
-
Яшелчәне ачык туфракка кайчан утырту һәм чәчү дөресрәк?
Язның иртә һәм җылы килүе бакчачыларны алданрак уятты. Суган, кишер ише яшелчә генә түгел, хәтта помидор үсентеләрен ачык һавага утыртучылар да бар инде. Ләкин май – тотрыксыз ай: җылы һаваны салкыны алыштыру гына түгел, кыраулар да төшәргә мөмкин әле. Шулай да яшелчәне ачык туфракка кайчан утырту һәм чәчү дөресрәк? Ә суны ничек сибәргә? Булачак уңышны кыраулардан, корткычлардан ничек сакларга?
-
Бәйрәм чараларында көтеп калабыз сезне
9 май көнне район үзәгендә булачак бәйрәм чараларында көтеп калабыз сезне!
-
Мактау грамотасы белән бүләкләнде
55 яшьлек юбилее уңаеннан, Балаларны өстәмә белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе, легендар көрәшче Шәйхетдинов Азат Рамазан улына Теләче муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы бирелде.
-
Музейлар буенча район бәйгесе дәвам итә
“Музейный десант” район бәйгесенә видеоязмалар килүен дәвам итә. Алдагы эш Шәтке мәктәбенең тарих укытучысы Наиль Закировтан.
-
«Җиңү язы - Весна Победы» хәтер атналыгы дәвам итә
«Җиңү язы - Весна Победы» дип исемләнгән хәтер атналыгы кысаларында узучы “Без хәтерлибез” дип исемләнгән рәсем бәйгесендә Караширмә авылында яшәүчеләр катнаша.
-
Капка төбең чистамы?
Республикада, шул исәптән районда санитар икеайлык бара. Әлеге уңайдан районыбыз авылларында бик күп өмәләр үткәрелде. Күмәк өмәләр оешма-предприятие биләмәләрен, үзәк урамнарны, иҗтимгый әһәмияткә ия булган урыннарны, әйтик, һәйкәл, обелиск тирәләрен, парк һәм скверларны чүп-чардан арындыруга юнәлдерелгән.
-
Юл вакытлыча ябылып торачак
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү көнендә Теләче авылы территориясендә юллар иртәнге 6.00 дән 15.00 сәг- дә ябылып торачак: