Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Безнекеләр- «Каравон»да

Бүген Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында «Каравон» рус фольклоры фестивале узды. Фестивальдә катнашкан иҗат коллективлары арасында Ачы авылыннан «Рябинушка» рус халык коллективы, Әбдедән «Задоринка» һәм Теләчедән «Сударушка» рус халык фольклор коллективлары катнашты.

Рус милләте күп гасырлар буена җыйган зур рухи көчкә һәм бетмәс-төкәнмәс иҗади кодрәткә ия булган Каравон бәйрәме күпмилләтле Татарстан мәдәниятенә кабатланмас төсмер бирә. Әлеге матур йола җәмгыятебезнең дус-тату яшәвенә хезмәт итә. Башка милли бәйрәмнәр кебек, Каравон көчен Җир-анадан ала. Ул - чәчү тәмамлануга, яз һәм уңышка багышланган тантана. Каравонда катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Әлеге матур чарада "Рябинушка" коллективын һәм аның җитәкчесе Лилия Солтанованы  ансамбльгә киемнәр тектерү өчен бирелгән Сертификат алулары белән тәбрик итәбез! Алга таба да уңышлар сезгә,кызлар! 

#теләче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев