28 май 2023 яңалыклары
-
Безнекеләр- «Каравон»да
Бүген Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында «Каравон» рус фольклоры фестивале узды. Фестивальдә катнашкан иҗат коллективлары арасында Ачы авылыннан «Рябинушка» рус халык коллективы, Әбдедән «Задоринка» һәм Теләчедән «Сударушка» рус халык фольклор коллективлары катнашты.
-
Каланчалы бәйрәм
Бүген илебез җәмәгатьчелеге Чик сакчылары көнен билгеләп үтә. Шушы уңайдан бүген Хәрбиләр аллеясында чик сакчылары катнашында хәрби-патриотик чара булып үтте. Исегезгә төшереп үтәбез, моннан өч ел элек биредә хәрби мәйданчыкны, ягъни чик буе зонасын иң беренчеләрдән булып алар корган иде. Алар кайда да беренче, Ватаныбызга басып кергән дошманны да алар беренче каршы ала. Чик сакчыларының эше дәвамлы булды, эстафетаны десантчылар һәм Хәрби-диңгез флотында хезмәт итүчеләр кабул итеп алды.
-
Башлангыч мәктәп белән саубуллаштылар
Балыклы башлангыч мәктәбендә «Сау бул, башлангычым - гүзәл мизгелем! » бәйрәме уздырылды.
-
Чик сакчылары көне белән
Бүген чын ир-егетләр бәйрәме. Һәр елны, җәй айлары башланыр алдыннан, язның соңгы көннәрендә, Чик буе гаскәрләре бәйрәме билгеләнеп үтелә.
-
Иртәнге 3тән хезмәттә
Газета укучыларыбызны Баландыш авылында яшәүче Габдрахман Тимербаев белән таныштырып үтәсем килә.
-
«Донор көне» оештырылачак
Уважаемые жители Тюлячинского района! 31 мая в районе будет организован День донора. Забор донорской крови будет осуществляться силами мобильного комплекса из ГАУЗ «Республиканский центр крови МЗ РТ», который будет установлен в центре с. Тюлячи.
-
Салават тагын яшь көрәшчеләрне сөендерде
27 май көнне “Батыр” спорт комплексында Татарстан Республикасының һәм Башкортстан Республикасының халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының гер спорты федерациясе президенты, машина спорты халыкара спорт остасы Салават Зәки улы Фәтхетдинов призына көрәш буенча 2007 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмерләр арасында ачык республика турниры булып үтте.
-
Рәхмәт хатлары тапшырылды
27 май көнне бертөркем райондашларыбызга “Алмаш” сериалын төшерүдә зур өлеш керткәннәре өчен “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.