Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Безнекеләр - өченче

Бүген, ягъни 18 февраль көнне, Казанда “Ак барс” көрәш сараенда “Ватаным “Татарстан” газетасы тарафыннан оештырылган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча респбулика ярышлары төгәлләнде.

Командалар беренчелегендә безнең район җыелма командасы өченче урынны яулады. Беренче һәм икенче урыннарда Лаеш районы белән Чаллы шәһәрләре командалары. Шәхси беренчелектә Эмиль Мәүлин, Ренас Кәлимуллин һәм Раил Нургалиев чемпион исеменә,  Артур Зөлкәрнәев – икенче, Айгиз Зәйнетдинов – өченче урынга лаек булды.

Түбәндәге фоторәсемнәрдә җиңүчеләрне һәм призлы урынга лаек булган көрәшчеләрне бүләкләү тантанасын күрәсез. Быел алтмышынчы мәртәбә үткәрелгән мәртәбәле ярыш турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев